16+

Яңа уку елы саннарда: 40 мең мәктәп, 1 миллион укытучы, 18 миллион укучы

Яңа уку елында педагоглар хезмәтенә түләүне гаделрәк һәм үтә күренмәлерәк итү, шулай ук штат расписаниеләрен оптимальләштерү бурычы тора.

Яңа уку елында педагоглар хезмәтенә түләүне гаделрәк һәм үтә күренмәлерәк итү, шулай ук штат расписаниеләрен оптимальләштерү бурычы тора.

Яңа 2025/2026 уку елында бөтен ил буйлап 40 мең мәктәп бусагасын 18 миллионнан артык укучы атлап керәчәк. Алар арасында миллион ярымга якыны – беренче сыйныф балалары.  

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, 28 субъектта тантаналы рәвештә 43 яңа мәктәп ачылачак. 2030 елга тагын кимендә 150 белем йорты төзеләчәк. 

Россиядә бүген барлыгы 1 миллионнан артык укытучы исәпләнә. Быел педагогик югары уку йортлары 40 мең белгеч укытып чыгарган. Шул ук вакытта “Россиядә эш” сервисында 30 меңгә якын педагогик вакансия урнаштырылган. Чернышенко сүзләренчә, яңа уку елында педагоглар хезмәтенә түләүне гаделрәк һәм үтә күренмәлерәк итү, шулай ук штат расписаниеләрен оптимальләштерү бурычы тора. Моннан тыш, быелдан педагогик югары уку йортлары студентлары мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә 3 курстан соң ук укыту хокукына ия.

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2036 елга кадәрге чорга Мәгарифне үстерү стратегиясе өстендә эш алып барыла. Ул иң яхшы тәҗрибәләрне һәм алымнарны берләштерәчәк, киләчәккә төгәл юнәлешләр билгеләячәк, ди Чернышенко. Аның сүзләренчә, яңа уку елына өстенлекле бурычларның берсе – табигый-фәнни белем бирүне үстерү. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading