16+

Биектауда янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган

23 июня 2025, 14:10
1421
0
1
Уку өчен 3 минут

Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.

Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.

Биектауда янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Ике катлы йортның икенче каты янган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.

Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган.

Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына Биектау районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Руслан Зәйнуллин килгән. Тикшерү эше алып барыла, диелә хәбәрдә.

Биектауда янгында балаларын югалткан гаилә өчен акча җыю оештырылган. Бу гаиләгә финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләргә акчаны Саклык банкы картасына 8987 212 69 21 номеры буенча (Ирина Владиславовна С.) күчерергә мөмкин.

Район башкарма комитеты гаиләгә ярты елга вакытлыча торак бирәчәк. Битараф булмаган кешеләр беренче кирәк-ярак әйберләрен-җиһаз, кием-салым, уенчыклар һәм азык-төлек җыя башлаган.

Ачыкланганча, гаилә биш ел элек Мари Иле республикасыннан Татарстанга күченеп килгән һәм тәрбиягә бала алган. Балаларның әтисе, мобилизацияләнгән хәрби, Херсон өлкәсендә хезмәт иткән һәм инде өенә кайтып бара. Ул Татарстанга бүген кич кайтып җитәргә тиеш.

«Бу авыр вакытта без берләшергә һәм олы фаҗигага тарыган гаиләгә ярдәм итәргә тиеш. Бернинди ярдәм дә балаларны югалтуны тулыландырмаячак, әмма без бу гаиләгә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — дип билгеләп үтте Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Татарстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, «ике яки аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов янгында хатын-кыз һәм ике бала һәлак булганнан соң кайгы уртаклашуын белдергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading