16+

Бакча ширкәтендәге янгында 11 яшьлек бала зыян күргән

14 июля 2025, 15:29
691
0
0
Уку өчен 2 минут

Тукай районының «Силикатчик» бакча ширкәтендә янгын чыккан.

Тукай районының «Силикатчик» бакча ширкәтендә янгын чыккан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 88 квадрат метр мәйданда ике катлы бакча йорты янган.

Янгын аркасында 11 яшьлек малай зыян күргән. 1-2 дәрәҗәдәге пешүләр белән аны хастаханәгә салганнар. Чаллы шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, баланың хәле авыр, әмма тотрыклы. Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү планлаштырыла, карар табиблар тарафыннан кабул ителәчәк", - дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

Беренчел версия буенча, янгын чыгуның сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading