16+

Август ахырында нинди һава торышы көтелә?

Синоптик сүзләренчә, якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар була. Уртача температура көндез +20.. +24 градус, ә төнлә ул акрынлап төшәчәк.

Синоптик сүзләренчә, якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар була. Уртача температура көндез +20.. +24 градус, ә төнлә ул акрынлап төшәчәк.

Август ахырына кадәр Татарстанда уртача һава торышы көтелә. Соңгы айның икенче декадасында һава температурасының һәм явым-төшем күләменең җитди үзгәрешләре фаразланмый. Бу хакта "Метео" фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”. 

Синоптик сүзләренчә, якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар була. Уртача температура көндез +20.. +24 градус, ә төнлә ул акрынлап төшәчәк. 
"Шундый ук температура августның өченче декадасында да көтелә. Көндезге температура якынча +20 градус, төнлә +10.. +15 градус булачак, температура +10 градустан бераз түбәнрәк булырга мөмкин», – ди синоптик.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading