16+

22 елга хөкем ителгән

16 июля 2025, 16:11
1573
0
0
Уку өчен 2 минут

Үзәк округ хәрби суды Украинаның махсус хезмәтләренә ярдәм иткән Яр Чаллы кешесенә хөкем карары чыгарды.

Үзәк округ хәрби суды Украинаның махсус хезмәтләренә ярдәм иткән Яр Чаллы кешесенә хөкем карары чыгарды.

«Татар-информ»га Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә сөйләүләренчә, 35 яшьлек ир-ат Украинадагы махсус хәрби операциягә каршы булган. Россиядә тыелган хәрбиләштерелгән берләшмә составына кергән, аның эшчәнлеге Украинаның махсус хезмәтләре тарафыннан координацияләнә һәм хәрби сәяси максатларда кулланыла.

Ачыкланганча, ир-ат Украина кураторларына Россия саклау министрлыгы ихтыяҗлары өчен югары сакланышлы бронеавтомобильләр җитештерүче заводта җитештерү цехларының урнашуы турында мәгълүмат тапшырган.

«Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм мондый оешма эшчәнлектә катнашу», «Дәүләт хыянәте» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Суд ир-атны гаепле дип таныды һәм аны 22 елга катгый режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Хөкем карары законлы көченә кермәде әле.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading