16+

15 июльдән дә соңга кала күрмәгез!

20 июня 2025, 14:06
1158
0
1
Уку өчен 2 минут

Югары уку йортларында бүгеннән документлар кабул итү башланып китте. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Югары уку йортларында бүгеннән документлар кабул итү башланып китте. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта “Татар информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара башланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белдерде. 

Бүгенге көндә институтта 5 меңнән артык студент белем ала. Шуның өчтән бере чит илләрдән килгән студентлар. Быел 42 программа нигезендә кабул итүләр оештырылачак. Төрле юнәлешләр буенча 567 бюджет урыны исәпләнгән. Бу узган елга караганда 69 урынга күбрәк. Шулай ук бюджеттан тыш, килешү нигезендә дә укучыларны кабул итәчәкләр. Беренче курска барлыгы 1339 студент кабул итәргә уйлыйлар.

Белгечләр әйтүенчә, быелгы кабул итүләрдә зур үзгәрешләр юк. Барлык программаларга да гадәти форматта яки махсус система аша гына түгел, дәүләт порталы аша да документлар кабул ителәчәк. Узган ел электрон сервис аша бакалавриантларны гына кабул итүләр оештырылса, ә магистратура тәҗрибә формасында гына алып барылса, быел барлык юнәлешләрдә әлеге сервис аша документларны тапшыру мөмкинлеге  бар. 

Укытучылар әзерләүче бу уку йортында берьюлы берничә фәнне укыту өчен белгечләр әзерлиләр. Мисалга, татар, рус телләре, тарих һәм башка фәннәрдән тыш,  рәсем, музыка укытучылары да биредә әзерләнә. Мисалга, инглиз теле һәм рәсем, инглиз теле һәм музыка укытучылары булырга теләүчеләргә быел 24әр бюджет урыны бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading