16+

15 яшьлек үсмер инспекторлар белән «качышлы» уйнаган

19 июня 2025, 10:50
1046
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанда «Иж» машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек үсмер полиция хезмәткәрләре белән «качышлы» уены оештырып әйләнеп капланган.

Казанда «Иж» машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек үсмер полиция хезмәткәрләре белән «качышлы» уены оештырып әйләнеп капланган.

Бу хәл Гудованцев урамында килеп чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре «ИЖ» машинасын туктатырга тырышып караган, ләкин машина йөртүче моңа игътибар бирмичә, киресенчә, кызулап киткән. Инспекторлар аның артыннан куа башлый. «ИЖ» ерак китә алмаган, бер урамда машина йөртүче идарә итүне югалтып, әйләнеп капланган.

Соңрак руль артында балигъ булмаган бала булганлыгы ачыкланган, җитмәсә машина йөртергә «права»сы да юк. Ул идарә иткән «Иж» машинасы инде күптән исәптән төшерелгән. Малайның туганнары һәлакәт урынына килгәннәр һәм булган хәлдә аның дусларын гаепләгәннәр. 

Үсмернең аягы имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Полиция хезмәткәрләре әлеге авария буенча материал туплаган, автомобильне штрафстоянкага җибәргәннәр.

Менә шулай да була, үз балаларын тәрбияләү урынында, башкаларны гаепләп чыкканнар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading