16+

1 сентябрьгә ничек ял алырга?

Хезмәт министрлыгында 1 сентябрьгә ничек ял рәсмиләштерергә икәнлеген аңлаттылар.

Хезмәт министрлыгында 1 сентябрьгә ничек ял рәсмиләштерергә икәнлеген аңлаттылар.

1 сентябрьдә мәктәп линейкасына килергә теләгән ата-аналарның ял көннәрен рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Бу хакта Хезмәт министрлыгы үзенең Telegram-каналында искә төшерә. 

Беренчедән, еллык түләүле отпускның бер өлешен алырга мөмкин. Хәтта бу дата отпусклар графигында булмаса да, җитәкчелек белән килештереп, аңа үзгәрешләр кертергә була. Икенчедән, отпускны хезмәт хакын сакламыйча рәсмиләштерә аласыз. "Ул гаилә хәле һәм башка җитди сәбәпләр буенча хезмәткәрнең эш бирүче белән килешкәннән соң, язма гаризасы буенча бирелә" дип ачыклык кертелә министрлыкта. Анда шулай ук ассызыкланганча, җитәкчелек хезмәткәрләрнең билгеле бер категорияләренә: мәсәлән, хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшенә һәм инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә ялларын үз исәбенә алуга каршы килә алмый.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading