16+

WorldSkillsның төбәк чемпионатында Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 20 меңнән артык укучы катнашачак

Татарстанда 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) төбәк, ягъни республика чемпионаты була.

WorldSkillsның төбәк чемпионатында Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 20 меңнән артык укучы катнашачак

Татарстанда 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) төбәк, ягъни республика чемпионаты була.

- Казанда быелның августында Ворлдскиллс стандартлары буенча Дөнья чемпионаты белән саубуллашуга ук республика чемпионатына әзерләнергә керештек, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов 7 ноябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Һөнәри уку йортларында белем алучыларның - “Яшь һөнәр ияләре” һәм беррәттән мәктәп укучыларының “Ворлдскиллс Юниор” бәйгесендә 2300 конкурсант катнаша. Алар 167 һөнәр төрендә осталыкларын күрсәтә. Хезмәт иминлеген саклау, кибер иминлек, янгын сүндерү кебек яңа биремнәр дә кертелгән.

- Катнашучылар иминият компаниясе белән иминиятләштерелмәде, ләкин, иминлек мәсьәләсенә таләп көчле. Дөнья чемпионатында өлкәннәр һәм юниорлар арасында фаҗигале очрак теркәлмәде, - дип ышандырды Андрей Поминов.

“Һөнәри белгечлекләрне үстерү үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин да ярышта катнашучыларның иминлегенә зур әһәмият бирелгәнлеген әйтте.

Ворлдскиллсның республика чемпионаты “Казан Экспо” күп функцияле күргәзмәләр үзәгендә, Казан төзелеш көллиятендә, Төбәкара белгечлекләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында оештырыла. Кайбер төрләрдәге бәйгеләр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, Сарман, Буа һәм Тәтеш районнарында, шулай ук Иннополиста үткәрелә.

- Чувашия, Курган, Пермь төбәкләреннән дә киләләр, алар бәйгедә конкурстан тыш чыгыш ясый. Конкурсантлар Казанның Универсиада авылына урнаштырыла. Биредә  яшәүче студентлар борчылмасын, корпуслардагы буш бүлмәләр файдаланыла, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Республика чемпионатының беренче этабын ябу тантанасы 16 ноябрьдә Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда була. Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы туплана, алар 2020 елда Новокузнецк шәһәрендә узачак “Яшь һөнәр ияләре” Россия чемпионатына бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading