16+

Тромб өзелүнең төп сәбәпләре билгеле

Тромб өзелү йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрдә еш очрый.

Тромб өзелү йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрдә еш очрый.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты клиникасының фәнни эшләр бүлеге директоры урынбасары Симон Мацкеплишвили сүзләренчә, кайвакыт зур тромб өзелергә һәм кан агымы белән тамырлар аша хәрәкәт итәргә, критик урыннарда аларны томаларга мөмкин. Әгәр бу үпкә артериясе тирәсендә булса, кеше берничә секунд эчендә үлә. Тромб сул йөрәк алдында барлыкка килсә, инсульт бәрергә мөмкин. Еш кына тромблар өзелми, ә барлыкка килә һәм зурая. Күпмедер вакыттан ул инфарктка сәбәпче була. Тромб барлыкка килүнең төп сәбәбе - аз хәрәкәтләнү, алкогольне  күп куллану, тәмәке тарту һәм хроник авырулар.

Күпләр тромбны булдырмау өчен күп су эчәргә кирәк, ди. Ләкин профессор моны кире кага. Организмда суга кытлык булганда кешенең эчәсе килә, эчәсе килмәгән килеш көчәнеп көненә ике литр су эчү кирәк түгел, ди ул. Суның нормасы кеше яшәгән климатка, яшенә һәм яшәү рәвешенә бәйле, ди профессор.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading