16+

Тели белеп телә

Психологлар дөрес итеп формалаштырылган теләкләр тизрәк тормышка аша ди.

Тели белеп телә

Психологлар дөрес итеп формалаштырылган теләкләр тизрәк тормышка аша ди.

Һәм теләгән нәрсәңнең һичшиксез тормышка ашасына чын күңелдән ышанырга, алай гына да түгел, һәр сүзебезнең үзебез өчен теләк булуын да истән чыгармаска кирәк икән. Сүз генә түгел, уй да теләк. Менә шушы минутта синең башыңа килгән уй – начармы ул, яманмы, мәгълүмат буларак галәм киңлекләренә юл ала һәм иртәме-соңмы чынга да аша башлый, дип ышандыра күпчелек психологлар. Психолог Луиза Хей, тормышыбыз гел уңай булсын дисәгез, матур уйлар уйлагыз, матур сүзләр сөйләшегез, ди. Теләк теләгәндә мәгънәсен аңлап, булсын иде, дип түгел, ә инде ул теләк тормышка ашкан кебек теләргә куша. Мәсәлән, «минем ике катлы йортым булсын иде» дип түгел, ә «минем ике катлы йортым бар» дип теләгән теләк тизрәк чынга аша. Һәм аңа чын күңелдән ышанып, шул йортта нәрсәдер эшләгәнеңне күз алдына да китерергә кирәк икән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading