16+

Татарстан Хөкүмәте контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә

Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә.

Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә.

Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде ТР ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.

Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.

«Форма уңайлы, җиңел. Хәрбиләрнең форма буенча ниндидер искәрмәләре булган очракта, аларны җитештерүчегә тапшыралар, ә җитештерүче кимчелекләрне төзәтә. Әйтик, элек комплектта күкрәк кесәләре төймәләргә ябыла иде, һәм бу уңайсыз булып чыкты. Хәзер йозаклы молниягә ябыла торган итеп ясадык», – дип аңлатты ул.

Яңа оештырылган «Батыр» батальонына эләгү, хәрби хезмәткә керү өчен контракт төзүчеләргә ташламалар, махсус операциядә катнашучыларга түләүләр һәм бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә иң кирәкле белгечлек турында «Татар-информ» материалында укыгыз.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading