16+

Татарстан Президенты Марк Захаров вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССР Халык артисты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул аның кызы Россиянең халык артисты Александра Захаровга телеграмма юллады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССР Халык артисты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул аның кызы Россиянең халык артисты Александра Захаровга телеграмма юллады.

"Хөрмәтле Александра Марковна! Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үзисемемнән, Россия мәдәниятенең күренекле эшлеклесе Марк Анатольевич Захаров вафат булу сәбәпле кайгыгызны уртаклашам.

Марк Анатольевичның ватаныбыз театры һәм киносы үсешенә  керткән зур өлеше бәяләп бетергесез. Аның , үзенчәлекле таланты, энергиясе, креативлыгы "Ленком"ны чыннан да легендар итте, аның онытылмаслык һәм кабатланмас нәфис фильмнары нигезенә салынды, безнең тамашачыларга күпме искиткеч актерлар исемнәрен ачты.

Чын күңелдән Сезнең һәм театрдагы коллегаларыгызның кайгысын уртаклашабыз, диелгән кайгынамәдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading