16+

Тагын суыта

Татарстанда 11-12 июнь көннәре бик эссе булса, бүгеннән һава торышы суыта.

Татарстанда 11-12 июнь көннәре бик эссе булса, бүгеннән һава торышы суыта.

Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр иткән. Синоптик сүзләренчә, һава торышының кискен үзгәрешләре – аномаль күренеш.

Бүген, 13 июнь көнне, көндез +17, кичен +8 градус булачак. Һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Явым-төшемнәр көтелми. Җомга көнне көндез + 19 градус һәм төнлә + 11 градус көтелә. Ял көннәрендә алмашынучан болытлы һава фаразлана, кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Шимбә көнне көндез + 19 градус булачак, төнлә + 11. Якшәмбе көнне 17 градус җылы көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading