16+

Тагын бер иҗади гаилә барлыкка килде. Котлыйбыз!

Актерлар Энҗе Сәйфетдинова һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов күпләргә театр сәхнәсе аша таныш.

Актерлар Энҗе Сәйфетдинова һәм Фәрхәт Мөхәммәтҗанов күпләргә театр сәхнәсе аша таныш.

Энҗе бүген Әлмәт театрында эшли. Фәрхәт белем ала. Киң катлам тамашачыга алар ТНВ каналы төшергән телесериаллар аша таныш. Кичә яшь пар гаилә корып җибәрде, никах укытты. Энҗе “Матбугат.ру” өчен экслюзив рәвештә үзләренең танышу тарихларын сөйләгән:

- Без Фәрхәт белән беренче тапкыр ТНВ төшергән “Бер-бер хәл” сериалында күрештек. Мин анда төшеп киткәннән соң ул миңа социаль челтәр аша: “Матур уйныйсыз”, дип язды. Башта “сез” дип кенә сөйләштек. Аннары ул миңа бер ел игътибар күрсәтте. Спектакльләремә килде, язды, бүләкләр бирде. Ә мин һаман юк та юк. Йөрисе килми иде беркем белән дә.

Икенче җәйне ТНВның “Алмаш” сериалында күрештек. Анда парны уйнадык. Фильм Питрәч районында төшерелде, артистлар бер кунакханәдә яшәдек. Шунда мин Фәрхетнең нниди кеше булуын күрдем. Өрмәгән җиргә утыртмады, ашыйсы килсә, алып килә, кызу булса, башымны каплый - шундый кечкенә генә гамәлләрдән дә кешенең нинди икәнен күрәсең. Шуннан якыннанрак аралаша башладык.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading