16+

Студентларның минималь стипендия күләме билгеле булды

Россия югары уку йортларында минималь стипендия күләмен атадылар.

Россия югары уку йортларында минималь стипендия күләмен атадылар.

Россия югары уку йортларында минималь стипендия күләмен атадылар. 2025 елда ул 2224 сум тәшкил итәчәк. Ә социаль стипендия кимендә 3 340 сум булырга тиеш. Бу хакта Фән һәм югары белем министрлыгы документына сылтама ясап, ТАСС яза. 

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, ординаторлар өчен дәүләт стипендиясенең минималь күләме 11 157 сум булачак. Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алучы аспирантларга стипендия кимендә 10 513 сум булырга тиеш.

-    Студентларга дәүләт академик стипендиясе, студентларга дәүләт социаль стипендиясе, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе күләме РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән нормативлардан ким була алмый, - диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading