16+

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм барлыкка килде

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин календарьда яңа һөнәри бәйрәм — математик көнен беркетергә боерган.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин календарьда яңа һөнәри бәйрәм — математик көнен беркетергә боерган.

Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм кышның беренче көнендә — 1 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Әлеге инициатива белән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий чыккан.

«Бәйрәм датасы итеп 1 декабрьне – күренекле рус математигы Николай Иванович Лобачевскийның туган көнен куярга тәкъдим ителә. Имзаланган боерык белән мәгариф министрлыгына кабул ителгән карарны ике ай эчендә кирәкле норматив хокукый акт белән ныгыту йөкләнде», — диелә хәбәрдә.

7 апрельдә Россиядә яңа һөнәри бәйрәм — электрон сәнәгать хезмәткәре көне барлыкка киләчәк дип хәбәр ителә. Мондый бәйрәм булдыру инициативасы белән Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников чыгыш ясаган. Тармак вәкилләре аның фикерен хуплап алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading