16+

Россиядә алимент буенча бурычлыларның исемлеге барлыкка киләчәк

Дәүләт Думасы алиментлар буенча бурычлылар реестрын булдыру турында канун кабул итте.

Дәүләт Думасы алиментлар буенча бурычлылар реестрын булдыру турында канун кабул итте.

Максат бу алиментларны түләмәүчеләргә тәэсир итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатуынча, закон проекты "беренче чиратта балалар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән".

"Кара исемлеккә" кертү турында бурычлы алиментчыга тәүлек дәвамында хәбәр итәчәкләр. Гражданны реестрга керткәннән соң, аның турында мәгълүмат бурычны тулысынча түләгәнче ачык булачак.

Россиядә алимент түләмәүчеләрнең реестры булдырылачак. Дәүләт Думасы 6 майда тиешле канун проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатуынча, документ «беренче чиратта балалар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән». "Элеккеге хатыннарына карата әти кеше нинди генә мөнәсәбәттә булмасын, үз балаларыннан качмасын өчен шартлар тудырырга кирәк. Алимент түләмәүчеләрнең ачык реестры бала файдасына акча түләтергә мөмкинлек бирәчәк", - ди ул.

Дәүләт Думасы спикеры «кара исемлеккә» кертү турында бурычы булган алиментчыга тәүлек дәвамында хәбәр итәчәкләрен әйтте. Гражданны реестрга керткәннән соң, аның турында мәгълүмат бурычны тулысынча түләгәнче ачык булачак.

Бурычлыларны эшкә урнаштыру турында актуаль мәгълүмат алу өчен Россия Федераль иминлек хезмәте бердәм электрон система аша РФ пенсия һәм социаль иминият фонды белән хезмәттәшлек итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading