16+

Минзәлә районында 3 яшүсмерне бәрдереп үтергәннәр

Яшүсмерләрне бүген Тәкермән авылы зиратына җирлиләр.

Яшүсмерләрне бүген Тәкермән авылы зиратына җирлиләр.

Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасында Тойота машинасында җилдергән 1987 елгы хатын-кыз өч яшүсмерне бәрдерә. 9, 11, 13 яшьлек яшүсмерләрнең гомерләре өзелә. Бу хәл кич белән була. Аларның өчесе дә Чаллы шәһәреннән әбиләренә кунакка кайткан, бәрдерүче дә Чаллыда яши. Җирлектәгеләр әйтүенчә, яшүсмер егетләрнең икесе ике буын туганнар, ягъни дәү әни ике оныгын җирли. Бәрдерүче дә һәлак булган бер яшүсмернең ике буын туганы икән. Яшүсмерләрне бүген Тәкермән авылы зиратына җирлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading