16+

Әлмәт яны территориясен нык үзгәрешләр көтә

Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт янындагы биниһая зур территория – 1700 га җирне нык үзгәрешләр көтә.

Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт янындагы биниһая зур территория – 1700 га җирне нык үзгәрешләр көтә.

Аның мастер-планын әзерләү буенча халыкара конкурс 27 ноябрьдән киләсе елның 23 апреленә хәтле үткәреләчәк, конкурска кичә старт бирелде. Конкурсның инициаторы – Әлмәт шәһәре администрациясе һәм “Татнефть” җәмгыяте, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Президент ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, Әлмәттә башкарылачак бу эш – бик җитди инициатива һәм аның “Татнефть” белән бәйле булуы бик әһәмиятле. “Масштабларны күзаллау өчен билгеләп үтәм - сүз бер сквер яки парк турында түгел, ә 1700 га дан артык территориянең комплекслы үсеше турында бара. Шуның урман фондына туры килгән өлеше - 270 га. Халыкара конкурс оештыру – әлеге территория үсешенә дөньяның иң акыллы белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеге. Бу Татарстанда гына түгел, ә Россиядә иң эре шәһәр төзелеше концепцияләренең берсе булыр дип уйлыйм», - диде Наталья Фишман-Бекмамбетова.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең җәмәгать киңлекләре һәм велосипед структураларын оештыру тәҗрибәсен бүлешү мәйданчыгына әверелүен әйтеп үтте. Билгеләнгән территориянең шәһәр янында булуын ассызыклап, ул: “Безнең бурыч – әлеге территорияне шәһәрнең бер өлешенә әверелдерү, әмма шул ук вакытта аның табигый ландшафтын саклау мөһим бурыч булып тора. Ачык конкурс аны җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирә. Бөтен кешене дә канәгатьләндерелек концепция эшләү мөһим,” - диде Әлмәт районы башлыгы.  

«Татнефть” җәмгыяте генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков регионны бизнес кына түгел, ә тормыш кайнап торган, иҗат киңлекләре өчен урын булган уңышлы территориягә әверелдерү буенча зур эшләр башкарылуы турында сөйләде. “Ул чагында бездә иң талантлы, югары профессиональ кадрлар эшләячәк. Ә аның өчен нык үсеш алган инфраструктура, мәгариф һәм медицина, мәдәният кирәк. Халыкның безнең республикада, илдә, Әлмәттә яшәүләре һәм “Татнефть”тә эшләүләре белән горурлануын телибез һәм моның өчен мөмкин булганча тырышачакбыз”, - диде “Татнефть” вәкиле.

“Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский сүзләренчә, конкурсның максаты — территорияне үстерүнең иң яхшы мастер-планын сайлап алу: “Безнең бурыч — берничә шәһәр төзелеше концепциясен булдыру, дала Зәе тугаеның ландшафтын реабилитацияләү, территориянең комплекслы үсешен күзаллау”. Әлмәт үсә, аңа яңа җәмәгать киңлекләре һәм мөмкинлекләр кирәк. Бүген шәһәр янәшәсендә генә булган шундый уникаль табигый комплексның яңа үсеш алуы мөһим, аның киләчәгенең стратегиясен билгеләр чак җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading