16+

Кызыксындыра белсәң, балаларга тарих та кызык

Дәүләт Советында парламент дәресләре беренче тапкыр гына уздырылмый. Быел 12нче мәртәбә республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын җыйдылар. Парламент дәресләре ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын өйрәнүгә багышланачак.

Кызыксындыра белсәң, балаларга тарих та кызык

Дәүләт Советында парламент дәресләре беренче тапкыр гына уздырылмый. Быел 12нче мәртәбә республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын җыйдылар. Парламент дәресләре ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын өйрәнүгә багышланачак.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин елның зур чараларга бай булачагын – җан­исәп алу, Президент сайлау һәм олы бәйрәм чаралары кебек тарихи вакыйгаларның, һәрберсендә  укытучыларның катнашуы мөһимлеген, алардан башка бу зур эшләрне башкарып чыгу авыр булачагын әйтте. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан аның тарихи әһәмиятен аңларга һәм укучыларга аңлатып бирергә кирәк булачак.

– Мондый хәлләр алдагы 100 елда булмасын өчен сөйләргә кирәк. Патриотик тәрбия түгәрәкләре, эзтабарлар, волонтерлар зур эш алып бара. Янәшәбездә сугыштан кайтып, туган колхозында эшләп вафат булган кешеләрнең каберлекләрен карау да мөһим. Бу аның гаиләсе, онык­лары җаваплылыгындагы эш. Кемдер кайтмаган, кемнеңдер бабасы яраланып кайт­кан. Мондый хәлләрне сөйләгәндә, әзерләнергә кирәк. Зур тарих кечкенә тарихны язудан башлана, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул укытучыларга тарихи хәлләрне укучыларга аңларлык итеп әзерләнергә, истә калырлык итеп сөйләрлек мисалларны барларга кушты. 100 еллык республиканың үткәне, тарихы турында сөйләгәндә дә, безнең Татарстан тарихындагы кайбер вакыйгаларга, бигрәк тә Чаллы шәһәре төзелешенә тукталып үтте. Гомумән, ил тарихы аның кешеләре язмышы белән бәйле булуын сөйләде ул.

Парламент рәисе укытучыларны кузгатты, уйланырга җирлек калдырды. Кукмара районының Кәркәвеч мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айнур Мөхәмәтов мондый дәресләрнең бик кирәк булуын сөйли. «Парламент дәресләре кирәкле. Безнең укучылар Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән таныша. Бу дәресләрне күңелле итеп үткәрү өчен, күп алымнар кулланырга туры килә. Без төрле кино­фильмнар, презентация­ләр күрсәтәбез. Баланы виртуаль музей белән кызыксындырабыз. Алар үзеннән-үзе анда кереп  карый, кирәкле мәгълүматны җыя. Укучылар белән Җиңүнең 75 еллыгына бәйле күп кенә сайтларга кердек. Алардан үзләренең әби-бабайлары, туганнары, тыл ветераннары турында бик күп мәгълүмат алдылар. Без аларны туплап, кабат музей фондларына куябыз. Замана баласына сөйләп кенә булмый. Ипинең кадере турында сөйләгәндә, блокадалы Ленинградны, Таня Савичеваның истәлекләрен укысак, шунда бик зур кызыксыну уяна.  Минем шундый дәресләрем булды, балаларның хәтта күзләренә яшьләр килде», – дип сөйли ул.

Яңа Чишмә районы, Чаллыбаш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Шакирова шулай ук мәктәптә парламент дәресләрен кызыклы итеп үткәрергә тырышуларын әйтте. Дәүләт Советына депутатлар сайлау, укучыларның нинди хокуклары бар – балаларга шул темалар да кызыклы икән.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading