16+

Күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә яңа ярдәм

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын озайтырга мөмкиннәр.

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын озайтырга мөмкиннәр.

Тиешле канун проекты Дәүләт Думасына кертелде, дип хәбәр итте парламент рәисе Вячеслав Володин. 

"Канун проекты РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы балалар туган күп балалы гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 450 мең сум күләмендә түләү ала алсын дигән бурыч куйды", — дип аңлатты Вячеслав Володин.

Дәүләт Думасы Рәисе билгеләп үткәнчә, "канун проекты Советның киләсе утырышында каралачак һәм аннары өстенлекле тәртиптә пленар утырыш кысаларында фикер алышуга чыгарылачак". 

«Дәүләт Думасы балалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү өстендә эзлекле эшли. Бу программаны тагын җиде елга озайту — күп балалы гаиләләр өчен торакны арзан бәягә сатып алу мөмкинлеген арттыра торган мөһим карар», — диде Вячеслав Володин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading