16+

Казанда махсус операциягә багышланган 3D-музей барлыкка киләчәк

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Казан гуманитар штабында махсус операциягә багышланган 3D-музей ачылачак.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Казан гуманитар штабында махсус операциягә багышланган 3D-музей ачылачак.

Бу хакта "Татар-информ" га "Бердәм Россия Яшь гвардиясе"нең Татарстандагы проект офисы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов хәбәр итте.

"Без махсус хәрби операциянең 3D музеен ачарга уйлыйбыз. Анда балалар интерактив форматта, виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, үз тематикасына чума алачак, аның ни өчен үткәрелүен аңлый алачак", - дип аңлаткан ул.

Анда ук балалар виртуаль чынбарлык ярдәмендә Украина тарафыннан ут астына алынган төрле шәһәрләрне карый алачак һәм анда нинди җимерүләр булганын күрә алачак.

Музей Казанда «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» гуманитар штабында Жуковский урамы, 12 адресы буенча ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading