16+

Илсур Метшин: «Россия Президенты Юлламасы – социаль эчтәлекле»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасы социаль эчтәлек­ле, диде Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

– Юлламада демография, күп балалы гаиләләргә ярдәм, ипотека, сәламәтлек сак­лау кебек социаль темалар күтәрелде. Татарстан Президенты ярдәмендә без бу юнәлешләрдәге мәсьәләләрне чишү буен­ча байтактан шөгыльләнәбез. Мәктәп­ләрне, балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларын, үсмерләр клубларын төзекләндерү буенча респуб­лика программалары гамәлгә ашырыла. Мәктәпләр төзү федераль программага әверелде, бу – мөһим программа. Бездә балалар күп, әлегә мәктәпләрдә икенче сменада укучылар да күп. Быел 10 балалар бакчасы төзелә. 

Чүпләрне төрләренә аерып җыю мәсьә­ләсе белән шөгыльләнәбез. Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана, спорт корылмалары төзибез. Безнең максат – хәзер казанлыларның 50 процентының спорт белән даими шөгыльләнүенә ирешү.

фото - aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading