16+

Яшь гаилә яралыларга ярдәм итү өчен МХОга киткән

Нуриевларга имин сәфәрләр теләп, туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз!

Нуриевларга имин сәфәрләр теләп, туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз!

Балтач кызы, балалар клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә шәфкать туташы булып эшләгән Илүзә Нуриева (Солтанова) тормыш иптәше Инсаф белән Донбаска китте. Максатлары — яралыларга ярдәм итү. Бу хакта "Хезмәт" газетасы хәбәр итә.

— Без барысын да ныклап уйладык, фронттагыларга медиклар ярдәме бик кирәк, — ди Илүзә.

Күптән түгел генә медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган кыз өчен бу сәфәр тәүге мөһим тәҗрибә. Ә тормыш иптәше Инсафның махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә баруы. Яшь гаилә башлыгы 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүдән тыш, волонтер, «Яшь гвардия» активисты да.

Нуриевларга имин сәфәрләр теләп, туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз!

Райондашыбыз Илүзә тормыш иптәше белән Донбаска китте (видео)

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading