16+

Ялган хәбәр таратучыларны нинди җаваплылык көтелә?

Дәүләт Думасы Россия Кораллы Көчләре турында ялган хәбәрләр тараткан өчен милекне конфискацияләү турында канун кабул итте.

Дәүләт Думасы Россия Кораллы Көчләре турында ялган хәбәрләр тараткан өчен милекне конфискацияләү турында канун кабул итте.

Дәүләт Думасы депутатлары Россия армиясе турында фейклар тараткан өчен кешеләрне милекләреннән мәхрүм итү турында канун кабул итте. Төзәтмәләр Россия Җинаять кодексының 104.1 маддәсенә кертеләчәк.

Документ нигезендә, Россия Кораллы Көчләре турында ялган мәгълүмат тараткан яки дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган эшчәнлеккә ачыктан-ачык чакырган кешеләрнең милке конфискацияләнәчәк.

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, бу проектта сүз теләсә нинди акча яки милек турында түгел, ә җинаять юлы белән тупланган милек турында бара. Инициатива астында 395 имза куелган.

24 гыйнварда депутатлар проектны беренче укылышта раслаган. Инициативаның авторлары палата спикеры Вячеслав Володин белән бергә рәис урынбасары Ирина Яровая, "Бердәм Россия" башлыгы Владимир Васильев, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, "Гадел Россия – хакыйкать өчен" фракциясе башлыгы Сергей Миронов, ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий һәм башка парламентарийлар.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading