16+

Февраль бәйрәмнәре хезмәт хакына тәэсир итәчәкме?

Юрист февраль бәйрәмнәренең россиялеләрнең хезмәт хакына ничек тәэсир итәчәген аңлатты.

Юрист февраль бәйрәмнәренең россиялеләрнең хезмәт хакына ничек тәэсир итәчәген аңлатты.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш. Бу хакта m24.ru хәбәр итә. 

Февраль аенда россиялеләрне кыскартылган эш атнасы көтә. 23, 24 һәм 25нче февраль ял көннәре булачак. Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе урынбасары, башкаланың мактаулы юристы Елена Рыбакова моның аркасында хезмәт хакының кимүе турында борчылырга кирәкми дип тынычландыра.

Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә хезмәткәрне эшкә җәлеп итсәләр, бу көн өчен түләү югары күләмдә башкарылырга тиеш.

«Хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп иткән өчен бу көндә эшләнгән сәгать өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш яки башка ял көне бирелә», – диде Рыбакова.

Эксперт хезмәткәрне ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләргә язмача ризалыгы нигезендә җәлеп итәргә мөмкин булуы турында да билгеләп үтте. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading