16+

Экспертлар иң файдалы һәм иң зарарлы ашларны атаганнар

Россиянең азыкны федераль тикшерү үзәге хезмәткәрләре иң файдалы ашның кайсы булуын әйткәннәр.

Россиянең азыкны федераль тикшерү үзәге хезмәткәрләре иң файдалы ашның кайсы булуын әйткәннәр.

Экспертлар фикеренчә, барлык ашлар да файдалы һәм аларда туклыклы матдәләр күп. Тик менә файдалы булу ягыннан берсе дә составында яшелчәләр генә булган вегетарианнар ашына җитми!  Кайнаткан вакытта яшелчәләрдән шулпага калий белән магний бүленеп чыга, ул ашказаны эшчәнлеге өчен бик файдалы.

Ит шулпасына пешерелгән ашны белгечләр бик еш ашамаска киңәш итә. Үл бигрәк тә холестирины югары булган кешеләргә зыянлы.

Белгечләр, хәзер сатуда начар сыйфатлы итләр күп булу сәбәпле, аларны кайнатканда ашка гормоннар һәм антибиотиклар бүленеп чыга, дип кисәтә. Андый шулпа сәлмәтлеккә бик зур зыян китерергә мөмкин. Бик нык итле аш ашыйсыгыз килсә, бер-ике тапкыр кайнаткан бульонны түгеп, өченче тапкыр кайнаткан шулпада гына ашны әзерләргә киңәш итә алар. Иң зарарлы һәм "авыр" аш дип белгечләр солянканы атаган.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading