16+

Дәүләт Думасына эшләүче балалар хисабына пенсияләрне арттыру өчен канун проекты кертелгән

Россиядә уртача пенсия аена 23 405 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы 77 мең сум.

Россиядә уртача пенсия аена 23 405 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы 77 мең сум.

Димәк, пенсиягә чыкканда уртача тормыш дәрәҗәсе өч тапкыр диярлек төшә. Менә кайбер депутатлар кызыклы канун проекты эшләгән.

Ягьни, шактый зур суммадагы хезмәт хакы алып эшләүче балалар, аларны әти-әниләре белән бүлешә ала. Ләкин акча белән түгел, ә пенсия баллары белән. Бер әти яки әнигә бер баладан елына бер балл. Икенче әти яки әни булмаса, ике балл дигән сүз.

Скептиклар шунда ук: "Бу проектның мәгънәсе нидә?" дип сорар. Чөнки әти-әнигә тере акча гына җибәреп була бит.

Проект авторлары фикеренчә, эшләүче кеше пенсиягә чыккач кына үз балларын куллана алачак. Димәк, асылда, әти - әнисенә ярдәм итү хисабына пенсия билгеләнгәнче балларның бер өлешен "акчалата алырга" мөмкин. 

Сүз уңаеннан, югалган пенсия балларын сатып алырга да була. Ләкин бу вариант, гадәттә, пенсиягә җыенучылар өчен гамәлдә. Хәзер 1 балл 50 мең сумга якын тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading