16+

Бу күренеш 20 ел эчендә беренче тапкыр булачак

11 май көнне җирдә 20 ел эчендә беренче тапкыр булган югары дәрәҗәдәге магнит давылы көтелә, дип хәбәр итә РИА Новости.

11 май көнне җирдә 20 ел эчендә беренче тапкыр булган югары дәрәҗәдәге магнит давылы көтелә, дип хәбәр итә РИА Новости.

 Россия Фәннәр академиясенең космос тикшеренүләре институтының Кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев бу хакта сөйләгән.
"20 ел эчендә беренче тапкыр җирдә бишенче дәрәҗәдәге давыл булырга мөмкин", дигән ул.

Галим әйтүенчә, өч тәүлек эчендә кояш дүрт зур плазма болытын чыгарган. Алар җиргә таба бер-берсенә кушылалар һәм 10 май көнне төнлә планетаның магнит кырына бәреләчәкләр.

Иң югары дәрәҗәдә магнит давылы дәрәҗәсе кимендә G5 тәшкил итү ихтималы 15 процент тәшкил итәчәк, бу 2005 елдан бирле беренче тапкыр булачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading