16+

Бакчачылар чаң суга: слива һәм чиядән уңыш көтмәгез

«Һава торышы тирбәлеше» белән бәйле рәвештә бакчачыларда быел алма, слива, чия, абрикос һәм кишер уңышы булырмы дигән сораулар туа.

«Һава торышы тирбәлеше» белән бәйле рәвештә бакчачыларда быел алма, слива, чия, абрикос һәм кишер уңышы булырмы дигән сораулар туа.

«Челнинские известия» Чаллыда яшәүче тәҗрибәле агроном Владимир Диденконың фикерен белешкән. 

– Һичшиксез, төшле агачлар: чия, слива, абрикос, черешняның уңышы булмаячак, - дип хәбәр иткән Владимир Александрович. - Кыш шактый салкын булды, һәм бу агачларга да тәэсир итте, күбесе туңды, һәм яз кояшында алар инде җылынып бетмәячәк. Узган ел беренче уңыш биргән яшь агачлар да куркыныч зонасында. Алар җимеш формалаштыруга күп көч сарыф иткәннәр, шуңа күрә кышка яхшы әзерләнергә өлгермәгәннәр.

Грушага килгәндә, агроном Диденко фикеренчә, алар буенча сорау бар- җылынуларын көтәргә, «аңына килүләрен» көтәргә кирәк. Шул чакта соңгы «диагноз»ны әйтергә мөмкин.

Ә менә алмагачларның торышы турында ул болай ди: «Минем күзәтүләрем буенча, алар белән берни булмаган, чөнки алар соңрак башка барлык төшле агачларга караганда чәчәк ата. Шуңа күрә – 5-6 градус салкын булганда, алар әле чәчәк атмаган иде.

– Мондый төр агач гадәттәгедән озаграк йокы хәлендә калачак, шуңа күрә, үле ботакларны кисәр өчен, кулыгызга секатор яки пила алырга ашыкмагыз, - ди Владимир Диденко.- Алар әле яшелләнергә мөмкин. 

Шулай ук туңган агачны казып алып ыргытырга ашыкмаска кирәк. Аны яхшы итеп су белән сугарырга һәм бер айга якын көтәргә кирәк. Чөнки җылы һава торышы яңадан кайтты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading