16+

Һава торышында кискен үзгәрешләр: 19 градуслы җылылар көтелә

Атлантик циклон көнбатыштан көнчыгышка күчкәнлектән көннәр җылынып китәчәк. Әлегә Татарстанда салкын һава массалары хакимлек итә.

Атлантик циклон көнбатыштан көнчыгышка күчкәнлектән көннәр җылынып китәчәк. Әлегә Татарстанда салкын һава массалары хакимлек итә.

Иртәгә, 28 сентябрьдә, әле салкын булачак. Көндез 6-8 градус җылы, төнлә бер градус салкын булыр, дип фаразлана. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

Дүшәмбедән җылыта башлый. Ул көнне 8-13 градус җылы булачак. Ә 1 һәм 2 октябрьдә болытлы һава, әмма җылытачак, температура 19 градуска кадә җитәр, дип фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading