16+

Ана капиталын торак өчен куллануга карата яңа кагыйдәләр кертелә

Ана капиталына кагылышлы бер яңалык көтелә.

Ана капиталына кагылышлы бер яңалык көтелә.

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкин. Ләкин кайберәүләр, законны бозып, ана капиталын акчага әйләндерә һәм башка кирәк-яраклары өчен куллана. Гадәттә, халык арасында ана капиталын акчага әйләндерүнең киң таралган очрагы мондый: гаилә тузган торак сатып ала һәм сертификатны акчага әйләндерә. Моның буенча "шомарган" риелторлар моны бик яхшы гына үзләренә шактый сумма тамарлык итеп эшләп бирә. Тиздән моңа чик куелачак. Яңа закон буенча, Пенсия фонды ана капиталына алына торган торакның торышын тикшереп кенә рөхсәт бирәчәк. Монда җирле үзидарә, дәүләт торак күзәтчелеге аша сатып алынырга тиешле йортның торышы хакындагы мәгълүматка таянып эш итәчәкләр. Иске, җимерек йортлар сатып алуга шул рәвешле чик куелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading