16+

Әлмәт районында чәчү эшләре вакытында 19 яшьлек егет һәлак булган

Прокуратура тикшерү оештырган.

Прокуратура тикшерү оештырган.

Якынча мәгълүматларга караганда, 4 майда сәгать 12:40 тирәсендә чәчү эшләре вакытында, эшче чәчкеч механизмына эләгә. Авыр җәрәхәтләр алган зыян күрүчене Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, тик ул шунда вафат була.
Һәлак булучы - Сарман районында яшәүче 19 яшьлек егет, аграр көллиятнең 3 курс студенты ди. 

Фаҗига урынына Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин килгән. Прокурор тикшерүе оештырылган.  Күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау турындагы законнар таләпләренең үтәлешенә бәя бирәчәк һәм хокук бозулар ачыкланган очракта, чаралар күреләчәк. 
Булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading