16+

Алла сакласын! Пенсионер хатыннан 17,5 кг авырлыктагы шеш алганнар

Балашихадагы Мәскәү өлкә онкология диспансерына бик авыр хәлдәге 74 яшьлек хатын-кызны алып килгәннәр.

Балашихадагы Мәскәү өлкә онкология диспансерына бик авыр хәлдәге 74 яшьлек хатын-кызны алып килгәннәр.

Кечкенә тазлыктан чыккан зур шеш бөтен корсак куышлыгын биләп алган һәм пациентның аркасына ятарга, хәрәкәт итәргә, ашарга һәм сулыш алырга мөмкинлек бирмәгән. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар, аның ахырында бөер функциясе торгызыла башлаган.

Онколог Алексей Дзасохов әйткәнчә, әлеге шеш хатын-кызның корсак куышлыгы органнарын кысрыклаган, шуның аркасында аның бөерләре эшләми башлаган. Операциядән соң аларның функцияләре торгызыла башлый. Гистологик тикшеренү нәтиҗәсендә пациентка дәвалауның алга таба тактикасы билгеләнәчәк, дип нәтиҗә ясады Дзасохов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading