Талпаннар активлыгы быел иртә башланды – беренче талпан кадалу очрагы инде 26 мартта теркәлде.
Статистика буенча, сезон башыннан талпаннардан 864 татарстанлы зыян күргән. Әмма салкыннарның килүе белән аларның активлыгы кимер дип көтелә.Температура +10 градустан түбәнрәк төшү белән талпан яңадан йокыга тала.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, талпаннар тешләүләре саны уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә.
- Һәрхәлдә, талпаннар активлыгы сезоны алда, шуңа күрә без даими рәвештә сөйләгән профилактика чараларын күрү шулай ук актуаль. Бу беренче планга чыга. Аларны үтәргә кирәк, - дип кисәтә Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, быел кешеләр күпләп йөри торган 2 850 гектар территорияне талпаннарга каршы эшкәртү планлаштырыла. Бу – парклар, скверлар, бәйрәмнәр үткәрү мәйданчыклары һәм балалар лагерьлары. Хәзерге вакытта 222 гектар гына эшкәртелгән әле.
Күпфатирлы йортлар янындагы агач-куаклы территорияләрне талпаннарга каршы эшкәртү өчен Роспотребнадзор җавап бирми, бюджет акчалары каралмаган. Әгәр дә шундый ихтыяҗ бар икән, аларны эшкәртү өчен идарәче компанияләргә яки махсус лицензияле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар