16+

2030 елда 78 яшькә кадәр яшәячәкбез

Белгечләр фикеренчә, 2030 елга россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артып, 78 елга җитәргә тиеш.

Белгечләр фикеренчә, 2030 елга россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артып, 78 елга җитәргә тиеш.

Шул ук вакытта илдә өлкән яшьтәге кешеләрнең өлеше 25 процентка кадәр артачак. Шуңа күрә галимнәр озын гомерлелек мәсьәләсе өстендә фикерләшү алып бара.

– Кешеләр үзләренең паспорт яшеннән яшьрәк һәм актив гражданнар итеп хис итүләрен телим. Без яшь белән бәйле авыруларның алты төп төркемен билгелибез -төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче типтагы шикәр диабеты, онкология, Альцгеймер, сөяк-мускул системасы авырулары һәм хроник обструктив үпкә авырулары. Гериатр - табиблар, нәкь менә шуларга игътибар итәбез дә, - дип сөйләгән табиб-гериатр Ольга Ткачева.

Шул ук вакытта, белгечләр билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр картаюга каршы көрәшнең төп чаралары булып сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрнең булмавы, яхшылап йоклау һәм дөрес физик активлык кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading