16+

20-21 июль көннәрендә Казанда Төнге велофест уза

20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак. Катнашучыларны җыю 20 июль көнне «Казан-Арена» стадионы янында 21.00 сәгатьтән 22.45 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

20-21 июль көннәрендә Казанда Төнге велофест уза

20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Казанда велофест узачак. Катнашучыларны җыю 20 июль көнне «Казан-Арена» стадионы янында 21.00 сәгатьтән 22.45 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

Велосипедчылар колоннасы спорт аренасыннан кузгалып, Ямашев проспекты, Себер тракты аша, Дәрвишләр бистәсендә – Мир, Совет, Начальная, Тополевая, Липатов, Главная, Халезов һәм Парк урамнары буйлап узачак. Шулай ук узышта катнашучылар Николай Ершов урамы, «Миллениум» күпере, Фатыйх Әмирхан проспекты, Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары буйлап үтә.

Юлда берничә тукталыш планлаштырылган: Казан компрессорлар заводы, «Ракета» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Колхоз базары (Липатов ур.), Компрессорный юлы, Казан кооператив институты янында. Колонна 21 июль 4.00 сәгатьтә старт ноктасына әйләнеп кайта.

Шунысын да билгеләп үтик, 20 июль 22.00 сәгатьтән 21 июль 4.00 сәгатькә кадәр Төнге велофест маршруты буенча хәрәкәт чикләнәчәк, дип яза Казан мэриясе сайты. 

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Төнге велофест Казанда 13 октябрьдә узды һәм меңгә якын катнашучыны үзенә җыйды. Спортчылар һәм һәвәскәрләр Казанның кунакчыллык урыннары – шәһәрнең керү капкалары, елга порты һәм тимер юл вокзалы, үзәк парклары һәм скверлары, музейлар, әйдәп баручы рестораннар һәм башка мөһим объектлар аша уздылар. Маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итте.

Фото: Ночной велофест

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading