16+

1 февраль яңалыклары: янгын сүндерү дружиналары, интернетны контрольдә тоту һәм кредит оешмалары

Россиялеләргә социаль түләүләрнең артуы һәм 2024 елның февраленнән башка үзгәрешләр турында сөйләделәр.

Россиялеләргә социаль түләүләрнең артуы һәм 2024 елның февраленнән башка үзгәрешләр турында сөйләделәр.

2024 елның февралендә Россиядә берьюлы берничә мөһим үзгәреш үз көченә керәчәк. Алар арасында социаль түләүләрне арттыру, кертем хуҗаларына мәгълүмат бирү һәм интернетны көйләүнең яңа нормалары бар.

Түләүләрне индексацияләү
1 февральдән Россиядә 40тан артык төрле түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 7,4 процентка артачак. Аерым алганда, ана капиталы күләме хәзер беренче балага 630,4 мең сум һәм икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче балага бирелә торган түләүне әти–әни рәсмиләштергән булса, икенчесе туганда аларга 202,6 мең сум өстәмә итеп түләячәкләр.

Моннан тыш, бала туганда һәм аны карау буенча бер тапкыр бирелә торган пособие күләме үсәчәк. Шулай ук ветераннарга пособие һәм иминият түләүләре дә артачак. Гомумән алганда, дәүләт ярдәме алган 20 миллионнан артык кешегә индексация кагылачак.

1 февральдән шахтачыларга һәм авиация хезмәткәрләренә пенсиягә өстәмә түләүне планлы индексацияләү дә булачак. Өстәмә түләү күләме индивидуаль һәм уртача айлык хезмәт хакы һәм эш стажы нигезендә исәпләнә. Мондый индексацияләр барлыгы дүрт булачак. 1 февральдән тыш, шахтерлар һәм авиахезмәткәрләрнең пенсиясенә өстәмә түләүләр 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә арттырыла.

Кредит оешмалары
1 февральдән банклар клиентларга кертемнәр срогы тәмамлануы турында хәбәр итә башлаячак. Оешмалар моны бу вакыйгага кадәр биш календарь көннән дә соңга калмыйча эшләргә тиеш.

1 февральдән үк суд приставларына банклар һәм микрокредит оешмаларының заемчылардан бурычлар җыю эшчәнлеген контрольдә тоту хокукы биреләчәк. Закон кабул ителгәнче, алар профессиональ коллекторлык агентлыкларына гына күзәтчелек иткән.

Шулай ук әлеге документ кредитор һәм заемчы арасында үзара эш итүнең яңа вариантларын күздә тота: электрон почта аша, дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм тавыш роботы ярдәмендә.

Интернетны контрольдә тоту
Февраль ае керү белән шулай ук Элемтә, мәгьлүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт реестрында булмаган хостинг провайдерлары (сайтлар урнаштырылган сервислар) эше тыелачак. 
Гыйнвар ахырына реестрга 265тән артык компания кергән, тагын 40тан артык гариза карала. Чит ил оешмалары Роскомнадзорга гаризалар бирмәгән.

Янгын сүндерү дружиналары
1 февральдән предприятиеләр ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрен булдыра алачак. Әлеге закон Россия волонтерлык хәрәкәтен үстерү өчен кирәк.

Иреклеләр белән гражданлык-хокукый килешү төзеләчәк, аның нигезендә алар азык-төлек, форма, техника, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading