16+

Кышкы киемнәрне ничек сакларга?

Роскачество белгечләре кышкы киемнәрне җәй көне ничек сакларга кирәклеге турында үз киңәшләрен бирә

Роскачество белгечләре кышкы киемнәрне җәй көне ничек сакларга кирәклеге турында үз киңәшләрен бирә

Иң беренче эш итеп киемнәрне юарга яки чистартырга. Пычранган киемдә көя күбәләге личинкалары үрчү ихтималы зур. Аяк кие­мен дә чистартып куегыз.
 
Мехлы киемнәрне кояшта киптерегез, көя күбәләге кояш нурларын яратмый.

Өс киемнәренә тукымадан ясалган капчыклар кидерегез. Полиэтилен һава кертми, шуңа да күгәрек исе килергә мөмкин. Кием элгечләрен бер-берләренә тиярлек итеп тыгызлап куймагыз, югыйсә алар арасында һава йөрмәячәк.

Тунны кояшсыз көндә, һава торышы коры булганда вакыт-вакыт балконда җилләтеп алыгыз.

Аяк киеме саклана торган тартмага сода салынган кечкенә капчыклар куеп калдырыгыз.

Киемнәрне көядән саклау өчен, тукымадан капчык тегеп, эченә әрем, лаванда, киптерелгән әфлисун кабыгы, розмарин салыгыз. Мамык дискка берничә тамчы эфир маен тамызып, кием кесәләренә тыгып куегыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading