16+

Фейхоаның файдасы да, зыяны да бар

Файдасы

Файдасы

Фейхоа витаминнарга бик бай. Ул диетик продукт булып санала. Андагы йод күләме хәтта диңгез ризыкларына караганда да күбрәк. Калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, эч катканда, витаминнар җитмәгәндә, атеросклероз вакытында фейхоа бик файдалы. Кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләрен булдыр­мый калуда булыша. С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен яхшы.

Зыяны
Фейхоада шикәр күп. Шуңа да аллергияле, шикәр диабетлы кешеләргә аны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә. Артык күп ашасаң, йөрәк ешрак тибәргә яки, киресенчә, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Фейхоаны сыер сөте белән кулланмаска кушалар. Бу – ашказаны өчен зыянлы. Фейхоаны, гадәттә, ит тарткычтан чыгарып ашыйлар. Аны суыткычта җиде көннән дә артыграк сак­ларга ярамый, искергән фейхоа ашап агуланырга да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Калкансыман биз очен вареньесын ясап ашыйбыз инде, кайнатмыйча.

    Мөһим

    loading