16+

Кычыткан нилектән чага

16 июля 2025, 05:37
333
0
1
Уку өчен 4 минут

Кычыткан яфракларында, сабакларында бик вак чәнечкеләре галәмәт күп булганга күрә, кычыткан авырттырып чага торгандыр дип уйлый идем.

Кычыткан нилектән чага

Кычыткан яфракларында, сабакларында бик вак чәнечкеләре галәмәт күп булганга күрә, кычыткан авырттырып чага торгандыр дип уйлый идем.

Табибә-фитотерапевт Нина Соколова фикеренчә, болай уйлау дөреслеккә туры килми. Чынбарлыкта кычытканның меңләгән бик вак җепселләрдән торган өслегендәге “усал” күзәнәкләре сәбәпче. 

Аларның эченә кремний тозлары, гистамин, холин, кырмыска кислотасы тутырылган, пыяла ампулалар сыман, микроскопик зурлыктагы төкләре тезелешеп баскан. Кешеенң тәненә орынуга, очлы ампула сына, эчендәге составы тәнгә үтеп кереп, мизгел эчендә яндырып ала һәм ачытып, кычытып, әрнетеп сызландырып тора башлый. Хәтта температура күтәрелергә мөмкин. Кычыткан чаккан урында сулы куыкчыклар, шешләр пәйда була. Иң куркынычы – бу үләнгә аллергия реакциясе килеп чыгуга бәйле. Бу очракта тиз арада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү таләп ителә. Һәр начарның яхшы ягы булуын беләбез. Ревматизм чиреннән интегүчеләр кычытканнан мунча себеркеләре ясап, чабынып сихәтен күрәләр. Нәтиҗәдә буыннары сызлавы беркадәр басыла икән.

 Кычытканның нилектән чагуын ачыкладык, инде аның файдалы үзлекләренә тукталып узыйк. Кычытканнар төрле була. Әйтик, сукыр кычыткан йокысызлыктан дәвалый. Ә койма буйларында, су буендагы әрәмәлекләрдә, урманда үсә торган әрсезе – усалы, ”ике өйле” дип аталганы, поливитаминнарга аеруча бай булганга күрә, дәвалау үзлекләре дә күпкырлы. Яшь яфракларындагы аскорбин кислотасы карлыганныкына караганда ике мәртәбә күбрәк. Каротины кишер, кузгалак, сырганакныкыннан күпкә артыграк. Составы бик бай: 100 г үсемлекнең калориясе 42 ккал гына, мае юк, шуңа ябыктыра. Аксымы – 4 г, углеводлары – 5г, суы – 90 г, клетчаткасы – 0,5 г, көле – 1 г. Аның каравы витаминнары тулып ята! Кычытканда К витамины 500 мкг, С (аскорбин кислотасы) – 333 мг , А (ретинол) – 900 мкг, B9 (фолий кислотасы) – 30 мкг, B5 (пантотен кислотасы) – 0,3 мг, Е (альфа-токоферол) – 0,8 мг, B6 (пиридоксин) – 0,1 мг, B4 (холин) – 18 мг, B1 (тиамин) 0,03 мг тәшкил итә. Минералларга байлыгы таң калырлык! 100 яшел үләндә 500 мг кальций, 8 мг марганец, 60 м магний, 340 мг калий булуы сәламәтлекне ныгыту өчен кирәкле тулы бер хәзинә. Болардан тыш бакыр, йод, тимер микроэлементлары бар анда. Шау кайнар су белән пешекләсәк тә, пешереп ашасак та, киптереп куйсак та, файдалы үзлекләре кимеми.

Кычытканның эфир майларына, алыштыргысыз кислоталарга, флавоноидларга, гистаминга бай яфраклары һәм сабаклары, аскорбин һәм линол кислоталары тулып яткан орлыклары, никотин алкалоидына ия тамырлары төрле чирләрне алдан кисәтү, дәвалау үзлегенә ия. Кычыткан канның оючанлыгын арттыра, шунлыктан җәрәхәтләнеп кан киткәндә ярдәмгә килә. Сау-сәламәт кешеләрдәге һәм авырулардагы гемоглобинны, эритроцитларны, тромбоцитларны арттыра, кандагы шикәрне киметә.

Тонусны күтәрүче, җәрәхәтләрне тиз төзәтүче, сидек кудыручы бу шифалы үләнне кайнатып чәен эчү, ашка, салатларга кушып ашау, согын сыгып эчү, киптереп төеп, ризыкларга кушып ашау күптөрле чирләрне алдан кисәтә. Галимнәр фикеренчә, кычытканда ирекле радикалларның җимергеч көченнән саклый ала торган матдәләр актив хәлдә. Алар картаюга, яман шеш чирләренә бәйле күзәнәкләрдәге начар үзгәрешләргә каршы торырга булыша. Витаминнардан, минераллардан, аминокислоталардан, полифеноллардан, пигментлардан торган катнашмалар эчке органнарның барлык функцяләрен төгәл башкарырга ярдәм итә, гормоннар, ферментлар синтезлау өчен кирәкле биохимик процессларда катнаша. Кычыткан ялкынсынуларга каршы көрәшә.

Табиблар буыннары сызлап интеккән хасталарны кычытканнан ясалган кремнар белән уңышлы дәвалый, чирлеләрнең сызланулары басыла. Ирләрнең сидек-җенес органнары чирләре баш калкытканда, простата зураеп, ялкынсынган вакытта (простата аденомасы) кычыткан элексиры куллану шешне кайтара, кискен авыртуны баса. Печән лихорадкасы дип аталып йөртүче аллергия реакциясе чиреннән интегүчеләргә дә кычыткан элексиры  ярдәмгә килә.Аны куллангач, томау төшү, күздән яшь агу, төчкерү, тән калтырану  кебек симтомнар юкка чыга. Кычыткан кан басымы югары булудан интегүчеләр өчен дә файдалы.Ул кан тамырларын киңәйтеп җибәреп, ярсынган йөрәк ритмын тигезләп, чирлеләрнең хәлен яхшырта. Әлеге экстрактны куллану җәрәхәтләрдән  аккан канны туктата, кандагы шикәр күләмен киметә, гемогобинны арттыра.

Антиоксидантлары бавырны чистарта,аңа көч кертә,  организмнан агуларны, авыр металларны чыгарырга булыша.Шешенеп авыручыларга да ярдәме зурдан.Сидекне, йомшак тукымаларга җыелган артык сыеклыкны кудыру сыйфатлары хасталарның хәлен яхшырта, кан басымын нормага китерергә булыша. Тән тиресе пешкәндә, ялкынсынганда кычыткан согын,төнәтмәсен эчү, кремын тәнгә сөртү, хәлне җиңеләйтә. Хатын- кызларның айлык күреме бик нык авырттырып килгәндә, кан күп югалту сәбәпле гемоглобиннары төшкәндә, гомуми хәлсезлек күзәтелгәндә кычыткан согын сыгып, ашау алдыннан көнгә өч мәртәбә балкашыклап эчү булыша икән. Кычыткан төнәтмәсе белән чайкау, чәчләрне ныгыта, матур төс кертә. Аның соклары, төнәтмәләре, экстракты файдалы. 

Шәхсән үзем кычытканнан аш пешерәм, кышка катырып куеп, яшелчә ашларына кушып җибәрәм, мунча ләгәнендә төнәтеп, чәчемне юам, ачыткысын ясап, яз көне яшелчә кәлшәләрен тукландырам, турап мүлчә ясап, түтәлләргә тутырам. Авылда яшәгәндә яшь кош- кортыма сутын сыгып эчертә, тавык азыгына яфракларын ваклап ашата идем. Уйлап карасаң, исең китәрлек: гап-гади чүп үләне булып саналган кычытканда ничаклы хикмәт һәм шифа бар. Нибары кадерен белеп кулланырга, җыеп куярга  иренмәскә генә кирәк.

Файдасы күп булса да, ул һәркемгә килешми. Кычытканны авырлы хатыннарга, каны куе, тиз оючан кешеләргә, варикоздан, тромбофлебиттан, атеросклероздан интегүчеләргә, бөер, йөрәк җиткелексезе белән авыручыларга, тән тиресе нык пигментлы кешеләргә куллану тыела.    

Хәмидә Гарипова. Казан  

Фото: https://ru.freepik.com/


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading