16+

Койма буяуның 5 кагыйдәсе

Әгәр каралты-кура яисә койма буярга ниятләгәнсез икән, бу кагыйдәләрне уку сезгә комачау итмәс.

Койма буяуның 5 кагыйдәсе

Әгәр каралты-кура яисә койма буярга ниятләгәнсез икән, бу кагыйдәләрне уку сезгә комачау итмәс.

Күпчелек кешеләрнең төп хатасы – әзерлек этабын санга сукмау. Буяу начар сыйфатлы булганга түгел, ә нигездән үк эшне дөрес башламаганга, ул өслектә озак тормаячак. Мәсәлән, агач өслекләрне әзерләү җентекләп тикшерүдән башлана. Әгәр иске буяу кабарса яки куба башласа, аны тулысынча алып ташларга кирәк. Моның өчен шпатель, металл щетка яки зур мәйданнар өчен махсус ышкый торган машина кулланырга мөмкин. 

Иске өслек нык тоелса да, аны барыбер 80-120 ле бөртекле кәгазь (наждачная бумага – рус.) белән ышкырга кирәк. Бу яңа катлам яхшырак ятсын өчен кирәкле кытыршылык тудырачак. Механик эшкәртүдән соң өслекне тузаннан һәм пычрактан дымлы чүпрәк белән чистарту мөһим. Майсызландыруга аерым игътибар бирергә кирәк – моның өчен уайт-спирит яхшы. Бигрәк тә агач лак яки майлы составлар белән капланган булса.

Металл өслекләр тагын да яхшырак әзерлек таләп итә. Беренче эш итеп тутыкны тулысынча бетерергә кирәк. Наждак кәгазе яки күгәрек бетерә торган махсус сыекчалар кулланырга мөмкин. Ә катлаулы урыннарны чистарту өчен металл щетка ярый. Механик чистартудан соң өслекне ацетон яки эреткеч белән майсызландырырга кирәк. Әгәр металл яңа һәм шома булса, коррозиягә каршы үзлекләре булган грунтовка сөртү мәҗбүри – бу өслекне алга таба җимерелүдән саклаячак.

Буяу сайлау – мөһим этапларның берсе. Агач өслекләр өчен алкид яки акрил буяулар, шулай ук тышкы эшләр өчен антисептиклар булган махсус составлар яхшырак туры килә. Алкид буяулар дымга чыдамрак, ләкин озаграк кибә, шул ук вакытта акрил буяулар экологик яктан чистарак. Металл өчен коррозиягә каршы эмальләр яки «чүкеч» буяулар оптималь сайлау булачак. Алар өслекне саклый һәм вак кимчелекләрне яшерә. 

Грунтовка – мәҗбүри этап, аңа күпләр игътибар бирми. Дөрес сайланган грунтовка буяуның өслеккә ябышуын яхшырта һәм төп өслекнең чыгымын сизелерлек киметә. Агач өчен универсаль грунтовкалар, ә металл өчен коррозиягә каршы өстәмәләр белән махсус составлар ярый.

Буяу процессына килсәк, эшләү өчен идеаль шартлар – Цельсий буенча +10дан +25 градуска кадәр булган коры һава торышы. Туры кояш нурлары буяуның бик тиз кибүенә һәм тигезсезлекләр хасил булуына китерергә мөмкин. Койманы ике катлам итеп, һәр катламны киптереп буягыз. Зур мәйданнар өчен буяу пультын куллану уңайлырак. Ул тигезрәк өслек бирә, ләкин сыйфатлы пумала яки валик белән дә эш итәргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading