16+

Кайсы җиләк-җимеш һәм яшелчә салкынны яратмый?

08 июля 2025, 10:09
545
0
0
Уку өчен 3 минут

Бозылмасын, озаграк саклансын дип, без яшелчә, җиләк-җимешне суыткычка куярга гадәтләнгән.

Кайсы җиләк-җимеш һәм яшелчә салкынны яратмый?

Бозылмасын, озаграк саклансын дип, без яшелчә, җиләк-җимешне суыткычка куярга гадәтләнгән.

Белгечләр искәртүенчә, барлык җиләк-җимеш һәм яшелчәгә дә салкын килешми. Мисал өчен, технологлар бананны суыткычка тыгарга киңәш итми. Чөнки салкында аның кабыгы тиз карала һәм сатып алучыны җәлеп итү үзенчәлеген югалта. Гәрчә, бу аның бозылуына бәйле булмаса да. Бананны +13...+17 градуста сакларга киңәш итәләр. 
Супермаркетларда грушалар, һәрвакыт диярлек, өлгереп җитмәгән килеш сатыла. Шуңа күрә аларны суыткычка куйсаң, алар каты булып калачак һәм өлгермәячәк. Әгәр дә грушаны өлгертеп җиткерергә кирәк икән, аларны бүлмә температурасында караңгыда яки бераз салкынрак шартларда саклау яхшырак.

Авокадо безгә ерактан китерелгәнгә күрә, транспортлау процессында алар өлгереп җитә диярлек. Әгәр дә сез каты авокадо сатып алгансыз икән, аларны бүлмә температурасында бер-ике көн тотыгыз. Әмма артыгын ярамый. Чөнки авокаданың кабыгы җиңел генә әрчелә икән, кабык астындагы йомшак өлеш карала башлаган булуы бар. Шуңа да авокадо артыгын өлгермәсен дисәгез, суыткычта күп дигәндә +4 градуста, 4 тәүлек сакларга киңәш ителә. 
Лимоннардан башка барлык цитруслыларның кабыгы бик тиз кибә. Моны булдырмас өчен, аларны суыткычка кую яхшырак. Ләкин башта кабыкта күгәрек үсешен китереп чыгарырга мөмкин булган таплар, зарарланулар булмавына инанырга кирәк. Цитруслыларның еш кына гөмбәгә каршы препаратлар белән эшкәртелүе очраклы түгел. Чөнки аларда күгәрек гөмбәләр хисабына бозылу процесслары бик тиз башланырга мөмкин. 

Алма, безнең рацонда булган иң универсаль җимештер, мөгаен. Еш кына без үзебезнең төбәктә (урта киңлекләрдә) үстерелгән алманы кулланабыз, алар салкыннан да, эсседән дә курыкмый. Суыткычка куяр алдыннан аларны юарга, яхшылап киптерергә яки, сөлге белән сөртергә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, салкында саклаганнан соң алмаларның (груша кебек үк) тәме бераз үзгәрә, җимешләрдә барган биохимик процесслар хисабына баллылыгы кими.
Мөмкин булганча җиләкләрне сакламаска, ә шунда ук кулланырга яки эшкәртергә кирәк. Озак саклау биологик актив матдәләр санының акрынлап кимүенә китерә. Аерым алганда, 5 тәүлек эчендә җиләктә с витаминының яртысыннан артыгы югала.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне суыткычта саклаганда тагын нәрсәгә игътибар итәргә?
Аларны суыткычка куйганчы, бозылмаганмы икәнлекләрен тикшерегез. Суыткыч – ул стериль савыт түгел. Анда салкын температураларда үсәргә җайлашкан микроорганизмнар (психофиллар) яшәргә мөмкин. Алар арасында иң киң таралганнары – күгәрек гөмбәләр һәм чүпрәнең кайбер төрләре. Шуңа күрә, әгәр суыткычка өске кабыгы бозылган, зарарланган һәм сок чыга торган яшелчә һәм җиләк-җимеш эләксә, аларда бу төр корткычлар бик тиз үрчи башлаячак һәм җимешнең бозылуына китерәчәк. Кайвакыт җиләк-җимешне суыткычка куяр алдыннан чиста коры кәгазьгә төрү дә файдага. 

Суыткычның төрле киштәләрендә температураның төрле булуын онытмагыз. Җылырак һава өскә күтәрелә, салкын һава аскы бүлектә җыела. +2 дән +6 градус диапазонына көйләнгән заманча суыткычта (аерым камералы суыткыч), түбән өлештә +2 градус булырга тиеш. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр салынган савытларны суыткычның аскы киштәсенә куярга була, аларны капкач белән каплау яхшырак. Әмма, кагыйдә буларак, суыткычларда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне саклау өчен махсус тамгаланган бүлекләр бар.

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading