16+

Алма киптерәбез: сортын дөрес сайлагыз!

Хәзер күпләр яшелчә, җиләк-җимешләрне киптереп, кышка саклый. Шул исәптән, алманы да. Әлеге җимешне киптергәндә дөрес сорт сайлау бик мөһим.

Алма киптерәбез: сортын дөрес сайлагыз!

Хәзер күпләр яшелчә, җиләк-җимешләрне киптереп, кышка саклый. Шул исәптән, алманы да. Әлеге җимешне киптергәндә дөрес сорт сайлау бик мөһим.

Артык баллы яки сулы сортларны кулланырга ярамый – мәсәлән, “Голден Делишес”. Чөнки киптергәннән соң ул тәмсез яки артык каты булырга мөмкин. Киптерү өчен иң яхшы сортлар булып “Антоновка”, “Пепин” һәм “Апорт” кебек әчкелтем-татлы көз өлгерә торган алма санала. Әмма артык өлгергән җимешләрне сайламагыз, чөнки алар формаларын начаррак тота һәм киптергәндә таркалырга мөмкин.

5 мм дан артык артык калын телемнәр тигез кипми һәм эче юеш булып калырга мөмкин. 3-5 мм калынлыктагы бер төрле кисәкләрне турау өчен махсус слайсер яки үткен пычак кулланырга, шулай ук, әгәр дә сез алардан компот пешерергә уйламасагыз, үзәкне алып ташларга кирәк. Чөнки алманың орлык тартмалары әче тәм бирә.

Туралган алманы чылатмыйча шунда ук киптерергә ярамый. Чөнки алар карала һәм матур кыяфәтен югалта. Өлешләрне 3-5 минутка 1 л суга 1 чәй кашыгы лимон кислотасы эремәсендә яисә 12 л суга 100 г тоз эремәсендә чылатырга кирәк. Ул җимешләрне урамда киптергәндә бөҗәкләрдән дә саклый.
Мичтә 80 градустан югары температура булганда алмалар янып китәргә мөмкин.  

Әгәр дә алманы духовкада киптерәсез икән, 50-60°C тан башлагыз. Аннары, духовка ишеген дым чыгар өчен бераз ачык тотып, температураны 70°C ка кадәр күтәрегез. Электр киптергечтә киптергәндә, кисәкләр бер-берсен капламасын өчен, бер катлам итеп салырга һәм поддоннарның урыннарын һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк. Һавада исә продуктны чебеннәрдән марля яки челтәр белән капларга һәм кояш астында түгел, ә күләгәдә киптерергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading