16+

Данил Сәфәров: «Булачак хатыным белән йортларыбызның тәрәзәләре бер-берсенә карап торган икән»

09 июля 2025, 10:19
4214
0
2
Уку өчен 7 минут

“Матбугат.ру” дигәч, Данил Сәфәров исеме күзалдына килеп баса.

Данил Сәфәров: «Булачак хатыным белән йортларыбызның тәрәзәләре бер-берсенә карап торган икән»

“Матбугат.ру” дигәч, Данил Сәфәров исеме күзалдына килеп баса.

Шәһәр җирендә туып үскән егет, татар матбугатын бер сайтка туплап, бар милләттәшләребезгә аралашу мәйданчыгы булдыра. 

– Данил, заманның кай якка тәгәрәвен тоеп, беренчеләрдән булып татар телендә эшләүче сайт эшчәнлеген башлап җибәрдегез. Бу идея ничек туды?
– Әллә нинди планнар корып эшкә керештем, дип әйтә алмыйм. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. “Матбугат.ру” 2008 елда эшли башлады. Чыннан да ул чорда интернет киңлекләре хәзерге кебек киң таралмаган иде. Кесә телефоннары фәкать төймәле, смартфоннар бөтенләй юк. Сирәк кешедә генә компьютер. Ул вакытта иҗат кешеләре белән офис хезмәткәрләре генә компьютер артында утыра иде бугай. Гади авыл кешеләрендә, завод хезмәтчәннәрендә, хәтта укытучыларда да компьютер бик юк заманнар. Шулай булуга карамастан, “Матбугат.ру” тиз үсеш алды. Сайтыбызны укыр өчен компьютер сатып алган кешеләрне дә беләм. Төрле чорларыбыз булды. Язманы сайтка элеп кенә куябыз, халык укый, бәхәсләшә-бәхәсләшә комментарий калдыра. Ул вакытта әле “Вконтакте”, “Одноклассники” популяр түгел, чыккан гына вакытлары. Параллель рәвештә социаль челтәрләр үсеш ала башлады. Һәм без аларга яраклашырга мәҗбүр булдык. Иң зур революция бөтен кешенең сенсорлы телефонга күчүе булгандыр. Телефонга күчү яңалыкларны мессенджерлардан уку мөмкинлеген ачты. Безнең сайт алар белән бер юлда барды. Дөресен әйтергә кирәк, хәзер сайттан яңалык эзләп утыру бик юк, кешеләр яңалыкны мессенджерларындагы каналлардан ала. Шулай да, безнең элеккедән килгән үз укучыларыбыз бар. Көн саен сайтыгызга керәбез дип әйткәч, күңел була. Сүз дә юк, элек безнең сайт бик популяр иде, хәзер башка чыганаклар булгач, икенчерәк планда калдык.

– Данил, ни дисәң дә, көнгә бер тапкыр гына булса да “Матбугат.ру”га кереп карыйсы килә. Без моңа күнеккән.  
– Нәкъ шулай, кайберәүләр көнебезне “Матбугат.ру”дан башлыйбыз, шуннан башка сайтларга кереп китәбез, диләр. Туган көннәр бүлеген үз итүчеләр шактый. Бүген кемнәр туган икән, иң башта шуны карыйм, диләр.  

– Чыннан да, туган көннәрне сездән белеп торабыз. Татарларны туплау ничек башланды? Сез һәр татарны бөртекләп җыясыз. 
– Туган көннәр бүлеге даими тулыланып тора. 17 ел эчендә ул, сез әйткәнчә, бөртекләп җыелды. Өстәлеп тә тора, кемнәрдер төшеп тә кала. Медиамәйданнан киткән кешеләр төшеп кала. Әйтик, бер хоккейчы бу сезонда “Ак барс”та уйный, икенче елга башка командага күчә. Кемдер иҗат өлкәсеннән китә, кемдер күренми башлый, кемдер вазифасын калдыра. Мине бу исемлеккә өстәгез әле, дип әйтүчеләр дә бар. Мин моны бернинди дә әрсезлек, итәгатьсезлек дип санамыйм. Әгәр ул үз өлкәсендә әзме-күпме билгеле шәхес икән – өстәп куябыз. Исән кешеләрнең туган көннәре генә бирелә, ә вафат булган кешеләрнең туган һәм үлгән еллары да языла. Иң күңелсезе – татар дөньясына хезмәт иткән кеше вафат булгач, исемлеккә аның туган һәм үлгән елларын өстәп кую. Соңгы елларда югалтулар күп булды: Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин... Кайвакыт, вафат булган елларын өстәп куярга онытыла. Алар исәннәр рәтендә йөри. Андый вакытта укучыларыбыз хәбәр сала, тиз генә исемлеккә төзәтү кертәбез. 

– Сез бит төрле мессенджерларда эшли башладыгыз. Бәлкем сайтка игътибар шуңа кимегәндер? 
– Анысы да бар. Нидер булдырыйм дисәң, ресурслар да кирәк бит. Беренче чиратта вакыт, кызыксыну. Ялкаулык та кайвакыт үз ролен уйный, аны исәптән чыгарып бетермәгез (көлә).  

– Данил, сез өч бала әтисе. Балалар сезнең эшчәнлек белән кызыксынамы?
 – Олы улым Сабирга 14 яшь. “Матбугат.ру”ның телеграм-каналын даими рәвештә карап бара. Безнекен генә түгел, башка мәгълүмати каналларны да укый. Мин аны үсендереп торырга тырышам. Улым, син молодец, бу яшьтә дөнья хәлләрен карап бару үзе бер зур үсеш, дим. 14 яшендә бик сирәк кеше генә дөньядагы вәзгыять белән кызыксына, хәбәрдар булып барырга тырыша бит. Андый яшьтә, гадәттә, күңел ачу чаралары белән кызыксыналар. Үзем дә сәясәт, дөньяви вәзгыять белән балачактан кызыксындым. 1991 елда миңа 11 яшь иде. Ил үзгәрде, идеология үзгәрде, бөтен нәрсә үзгәрде. Ул чорны яхшы хәтерлим. Телевизор карый, газета укый, әти белән сәяси темаларга да сөйләшә идек. Кечкенәдән аналитик тапшырулар карарга яраттым. Ул яктан улым миңа охшагандыр. Яшьләрнең игътибарын дөнья вәзгыятенә җәлеп итү – анысы башка зур тема. 

– Ә кечкенә балаларың?
– Нәргизәгә 10 яшь, абыйсы кебек үк Казанның 2нче татар гимназиясендә укый. Саматка 5 яшь. Самат белән Сабир бер үк көнне тудылар, аралары 9 яшь. 

– Хатының белән ничек танышканың турында да беләсе килә?
– Хатыным Әдилә Сәфәрова. ТНВ каналында эшли, иртәнге тапшыру алып бара. Балтачта туган, үзебезнең журфакта укыган. Ничек шулай булган белмим, бер үк факультетта укыганбыз, бер үк коридорларда йөргәнбез, яшь аермабыз  да зур түгел, 3 яшь кенә. Укыган чакта бер-беребезне күрмәгәнбез. Диплом алып берничә ел узгач, танышырга насыйп булды. Аның Элемтә министрлыгында эшләгән вакытлары. Мин ул чакта “Барс-Медиа” компаниясендә “Кәеф ничек?” газетасы баш мөхәррире. Ниндидер статистик мәгълүмат сорап безнең редакциягә электрон хат язган. Мин җавап бирдем. Эшлекле аралашу кайсы мәлдә егет белән кыз аралашуына күчкәндер белмим, әмма мин Әдиләне чәй эчергә чакырдым. Ул елларда Кекин йортында бик культовый ресторан бар иде. Шунда утырдык. Инде кайтырга чыккач, мин аның кайда яшәвен сорадым. Иң кызыгы, йортларыбыз, тәрәзәләребез бер-берсенә карап тора икән! Алай гына да түгел, берничә ел буе Бауман урамында кара-каршы йортлардагы оешмаларда эшләгәнбез. Шулай бер сукмаклардан йөргәнбез, бер-беребезгә игътибар бирелмәгән. Туйлар уздырып кавыштык. Минем туганнар Әдиләне үз итте. Аның Балтачтан булуы аеруча күңелләренә хуш килде. Чөнки әтием Казанда туып үссә дә, нәсел-җепләре шушы районнан. Ярты Балтач районы безнең туганнар хәзер (көлә).

– Син шәһәр малае. Милләт язмышына гына түгел, авыл язмышына да борчылып яшисең. Әниеңнең туган ягы Балык Бистәсе районы Яншык авылы турында да шулкадәр җылы сүзләр җиткерәсең. 
– Кемгә генә интервью бирсәм дә, ике җирлекне искә алам. Берсе – Балык Бистәсе районы Яншык авылы, икенчесе Казанның Жилплощадкада бистәсендә урнашкан 5 нче татар гимназиясе. Заманча әйткәндә, бу ике локация минем татарча белүемә һәм киләчәк эшләремә зур йогынты ясады. Казанда туып үссәм дә, каникул вакытларында авылга кайтып йөрдем. Авыл мине балачактан үзенә тартты. Матбугат өлкәсенә кереп киткәч, Яншык авылының сайтын ясадык. Төркемнәрен булдырдык. Аларны алып бару минем өстә. Яншыктан чыккан актив кешеләр бик күп. Кемнең ничек кулыннан килә, авылыбызны яшәтергә тырышалар. Кемдер акча белән, кемдер үз һөнәре белән авылны күтәрә. Профессиональ фотограф-видеографыбыз бар, бәйрәмнәрдә уйнарлык баянчыбыз, спонсорларыбыз бар, авылыбыз мулласы бар, оештыручыларыбыз бар. 90лап кеше яшәгән кечкенә генә Яншык бу. Ел саен “Авыл көне” үткәрелә. Ел буе башкарган эшләргә бу көнне хисап тотыла, алдагы планнар турында киңәш-табыш ителә. Авылның үз фонды бар, ул гел плюста. Яншыктан чыккан кешеләр даими рәвештә акчаларын җибәреп торалар. Чөнки эшләгән эшләр күренә, акча нәрсәгә тотылган – барысы да ачык: зиратны койма белән тотып алу, кыш көне туң җирне казу өчен бур сатып алу, авыл урамына таш җәйдерү һәм башкалар.  Авыл халкы үзара салым программасы белән авылны төзекләндерүгә үз өлешен кертсә, безнең кебек “шәһәрле” авылдашлар махсус фонд төзеп булыша. 

– Соңгы елларда, чыннан да, авылдан киткән кайбер кешеләрдә активлык сизелә.
– 1990 елларда авыллар пассиврак булды. Ләкин ниндидер бер шаукым авылларны күтәрде. Ел саен 9 май көнне авылыбыз зиратында өмә уза. Безгә ияреп балаларыбыз кайта, зурраклары ярдәм итә, нәсел тамырын белеп үсәләр. Авылда иске йорт сатыла икән, чит кешегә түгел, шушы авыл белән бәйле кешегә сатарга тырышалар. Кемнеңдер баласы, оныгы кайтып йорт ала. Билгеле инде, мондый очракта йорт дача буларак файдаланыла, ләкин ул буш тормый, җәй көне булса да, тәрәзәсендә уты була. Бу чит кешеләргә начар караудан түгел, шушы туфракка бәйле кешеләрне бергә туплау ниятеннән эшләнә.

– Сезнең балалар авылны яратамы?
– Әйе, өчесе дә. Сабир җәй буе шунда, авыл кешеләрен миңа караганда яхшырак белә. Авылда үскән бала – нәселне ныграк хөрмәт итә, яшьтәшләре белән дә дус була. Безнең авыл бик матур, аулак урында урнашкан, олы юллардан читтә. Гомумән, Балык Бистәсе районы бик матур урында урнашкан. Кама буе, үзе Казанга якын. Яншыкның төп проблемасы ул – юлсызлык. 12 чакрым юл бик начар иде. Күпчелек өлешенә асфальт җәелде. Өч чакрымы калды. Менә шул өч чакрымга асфальт юл булсын иде, дип хыялланабыз. Яншык беткән авыл түгел, аның киләчәге бар. Әти Казанда туса да, Яншыкны үз итте. Кабере дә шушында. Әмма гомере генә озын булмады, мәкерле авыру аны 2015 елда арабыздан алып китте.

– Әниең исән-саумы? 
– Әйе, кыш көне Казанда, җәй көне авылда яши. Җиләк, гөмбә җыя, чебиләр үстерә, авыл тормышын ярата. Ул анда булгач, балаларга да кайтып йөрергә урын бар. Әнинең әнисе, минем дәү әни бу йортта күп еллар ялгызы яшәде. 2001 елда китеп барды. “Ии, балалар, мин үлгәч, бу нигезләр бетәр инде”, – дип борчыла иде. Бу нигез бетмәде, монда хәзер өч йорт барлыкка килде. Әнинең энесе Васил абый үз балалары белән ике йорт төзеделәр. Өч йортта да дәү әнинең оныклары яши. Безнең кечкенә генә Бөрнәки урамында тәрәзәләрдән ялт итеп утлар яна. Авылларыбызда утлар сүнмәсен, иң зур теләгем шул минем. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading