Алсу апа Төхвәтуллина әти-әнисенә рәхмәт әйтер өчен хаҗга барып кайткан.
“Рухларына догалар кылып, белгәннәремне укып, әти-әниемә рәхмәт әйтеп кайттым. Алар яшәгәндә мондый шартлар юк иде. Рухлары шат булып ятсын, изге җирләргә барып үзләренә рәхмәт укып кайтасым килде”, – ди Алсу апа.
Әтисе Хәсәнҗан белән Мөшфикә тумышлары белән Чүпрәле районыннан. Бәхет эзләп Бөгелмә районының Карабаш бистәсенә килеп төпләнәләр. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз туа. Хәсәнҗан хатынын яратып, “калбем” дип йөртә. Өченче кызы тугач, документына Шәфика, дип яздыра. Балалар тудыру йортыннан кайткан кечкенә кызны күреп, нинди Шәфика булсын бу, Алсу бу, дип тирә-күрше сабыйга яңа исем куша. “Минем Шәфика икәнлегемне беркем дә белми, бары документларда һәм Аллаһ каршында исемем Шәфика. Әти белән әнигә мең рәхмәт, алар безне тырышлыклары аркасында мул тормышта яшәттеләр. Әтиебез районның данлыклы киномеханигы иде. Тырышлыгын күреп, шул чорда ук аңа йорт биргәннәр. Терлек асрап, яшелчә үстереп яшәдек. Бөтен нәрсә үзебезнеке булды. Ике апам да исән-сау, өчебезнең яшен бергә кушсак, 225 яшь. Апаларым берсе – сәүдә, икенчесе – нефть тармагында, мин бухгалтерлыкка укысам да, җәмәгать туклану өлкәсендә кондитер булып 40 ел эшләп лаеклы ялга чыктым”, – ди Алсу апа.
Наил
Ялга кайткан диңгезче егет Карабаш кызы Алсуны күреп ала. Очраша башлыйлар. Егет кызга тәкъдим ясый. Алсу шарт куя, Татарстанга кайтсаң гына кияүгә чыгам, ди. 1976 елда Наил белән Алсу кавыша. Егетнең мәхәббәте көчле була, капитанның өлкән ярдәмчесе булып диңгезләр гизүче Наил туган ягы Әлмәткә кайта. Заводка эшкә урнаша. Үзе янына хатынын да кондитер итеп урнаштыра.
– Диңгездә йөзеп, илләр күреп, диңгездәге зур янгыннардан исән калган кеше ул, – ди Алсу апа ире турында.
Ә бит Наилнең хыялы бөтенләй башка була. Балачакта очучы булырга үзенә максат куя. Бөтен имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыра, ләкин укуга кергәндә таләпләр катлаулы була шул, инде укырга кабул ителдем дигәндә, бер тикшерү барышында күз яше чыкмау аркасында алмыйлар. Бик башлы, уйлап табу сәләте көчле иде, дип искә ала Алсу апа аның турында. Сәясәтне дә яхшы белгән. Чит илләрдә дә йөргәч, тормышны төптән аңлаган.
– Наил бик чибәр, кара, мөләем кеше иде. Ике югары белем алды. Аның белем алуына каршы килмәдем. Укыганда да иптәшләренә бик нык ярдәм итте, хәтта имтиханнарына кадәр кереп биргән. Кая гына барса да, күчтәнәчләр белән кайта иде. Беркайчан да “юк” димәде, теләгән әйберемне алып бирде. Эше командировкаларга бәйле булгач, укыгач та, өйдә сирәк булды. Безне беркайчан да юклыкта яшәтмәде. Хатын-кыз бәхетен татыдым. Ирем яхшы кеше иде. Тик гомере генә кыска булды, 59 яшендә вафат булды, – ди Алсу апа.
Алсу
19 ел кондитер булып заводта эшләгәннән соң, “Татнефть” ашханәсенә эшкә урнаша. 60 яшенә кадәр эшли. “Мактанып әйтүем түгел, мин Әлмәт шәһәренең оста кондитеры идем. Гел эшлисе, хезмәт итәсе дип белдем. Эшемне яратып эшләдем. Бернинди дә дәүләт бүләкләрем юк. Юкса, пенсиям яше җиткәндә җитәкчелек тә әйтте, кирәкми, дидем”, – ди Алсу апа.
Кулында пешекче буларак катыргысы булса да, күп нәрсәләрне үзлегеннән өйрәнә. Башта 4 рязряд кондитер булып эшли. Кондитерларның разрядларын 3кә калдырганда да, аныкын үзгәртмиләр, бераздан 5кә күтәрәләр. Бишенче разряд мастер дигән сүз. “Директорыбыз гел әйтә иде, Алсу, син беркайчан да эшкә хилафлык китермәдең, заказларны ничек тә башкарып чыктың. Элек бавырсак пешерү артык киң таралмаган иде. Мин аны эштән кайткач, төн уртасында пешерергә өйрәндем. Бавырсакны туйлар өчен розалар ясап пешердем. Заказлар булганда алны-ялны белмәдем. Кешеләрне сыйларга кирәк булса, директор миңа йөкли иде. Алсу, бу эшләрне син генә башкарып чыгасың, дия иде”, – ди Алсу апа.
Гадәттә, кондитерлар биргән рецептларга таянып эшли. Алсу апа исә үзе уйлап табарга, үзгәрешләр кертергә яраткан.
– Рецептларны, калькуляцияне ясыйлар, миңа ошамый. Җайлап кына үземчә эшлим. Үзгәртүләремне технологыбыз хуплап торды. Хезмәттәшләрем дә ник синеке башкача чыга, диләр. Нигә сез пешергән пирогтагы күрәгә алтынсу да, безнеке караңгы чыга, дип аптырыйлар. Озаклап кайнатасыз, мин күрәгәне кичтән суга салып калдырам, иртән иттарткычтан чыгарам. Ул камыр эчендә болай да термик эшкәртү уза, аны кайнатырга кирәкми дим, – ди Алсу апа.
Ә ул һәр ризыкка үзгәрешләр керткән. Рецепт буенча 1600 грамм маргаринга 900 грамм шикәр комы, 23 йомырка, 900 грамм тирәсе сөт кушып, сочник камыры ясарга тиеш булалар. Алсу апа үзенчә үзгәртә. 1600 грамм маргаринга 1400 шикәр комы, 6 йомырка һәм бераз гына кефир салган. Син пешергән сочник тәмлерәк дип яратып ашаганнар. Технологлар да, үзегез белмәсәгез Алсудан сорагыз, дип әйтә торган булганнар. “Аленка в пеленке” печеньесын бала вакытында Чувашиядә күреп кайта. Кондитер булып эшли башлагач, шуны үзгәртеп, күргәзмәгә үзенчә ясап куя. Бу нәрсә, дип аптырыйлар. Шуннан соң бөтен җиргә тарала. “Полоска песочная”ны да үз дигәнчә эшли. Аерым-аерым түгел, җәеп эшләп карый, хәзер шулай гына пешерәләр, ди Алсу апа. 8 сәгать эчендә алар аны 40 килограмм ясарга тиеш була. Аерым пешергәндә табадан алганда куптара алмый бер өлеше бозылса, Алсу апа кебек берьюлы эшләп, суынгач кисү, күпкә отышлы килеп чыга.
Эдик
Гаиләне бәхеткә төреп уллары дөньяга килә. Үсеп җитеп, автомеханик белгечлеге ала. Эшли башлый. Гаилә кора. Наил абый белән Алсу апаны сөендереп беренче оныклары туа. Үз эшен башлап җибәрә. “Газель” машинасы алып, Әлмәттән Казанга кешеләр йөртү кәсебенә керешә.
Тик бер көнне барысы да җимерелә. Алсу апа җәмәгать туклану өлкәсендә эшләгәч, кешеләрне ашатып, эчертеп, алардан соң җыештырып таң белән генә эштән кайткан чаклары күп була. Бер көнне гадәттәгечә иртәнге якта кайтып керә. Йокларга гына ята, телефон шалтырый. Алса, килене. “Әни, Эдик зәңгәрләнгән, тизрәк килеп җитегез”, – ди. Ни булганын таң беленгәндә генә йокыга киткән ана аңламый, ник зәңгәрләнгән, ни булган, дип киленен аптырата. Килен җавап бирми. Эчке күлмәге өстеннән пиджагын гына элә дә, Әлмәт урамы буйлап уллары яши торган йортка чаба. Килеп керсә, улы үлеп ята. Йөрәк ягы зәп-зәңгәр. Төнге 12 тулып киткәч эштән кайткан, хатыны ашарына пешереп аны көтеп торган. Биштә торып, эшкә чыгып китәргә тиеш була. Ул көнне кешеләрне Казанга алып китә алмый Эдик. Моргка алып китәләр. Ана үзен юата, төш бугай бу, минем улым үләргә тиеш түгел, ди. Үзеңне ышандырып яшәп буламы соң? Ләйсәненә шалтырата, кызым, сиңа кайтырга кирәк, ди. Абыйсы үлгәнен сиздерми. Казаннан кайтып кергән кызын каршыларга вокзалга баралар. Шул вакытта абыйсының мәңгегә китеп баруын әйтә. Ике көн өйгә кайтмыйча морг саклый ана, улын исән килеш чыгаруларын күңеле белән көтә. “Әни, кайтыйк инде, абыйны бүтән күрә алмыйбыз, өйгә кайтыйк”, – дип кызының ялваруын да ишетми. Эдикны дүшәмбе көнне генә моргтан бирәләр. Әлмәт зиратына җирлиләр. Инде 19 ел вакыт узган. 3 яшьлек булып калган улы үсеп җитеп, армиядән кайткан. Юк, Алсу апа бу хәлләрне әле дә дөреслегенә ышанмый, аның өчен улы әле дә яши кебек.
Ләйсән
Төп юанычы булып Ләйсәне кала. Ул вакытта кызы КФУ студенты, укый да, эшли дә. Ул көннәрне Алсу апаның да, Ләйсәннең дә исләренә дә төшерәселәре килми...
Ләйсән университетта укыганда ук Казанда үзенә эш таба. Әнисенең көннән көн сагышлануын күреп, үзе янына Казанга күчеп килергә күндерә. Яшь булса да әнисен анда калдырырга кирәк түгеллеген аңлый кыз. Кызының ялваруларын ана ишетә, баласы хакына шәһәрдән китәргә була. Гомер буе булдырган бар мөлкәтләрен сатып, Казаннан үзенә фатир алырга ризалыгын бирә.
– Әле ярый Ләйсәнем булган, дип сөенәм, – ди Алсу апа. – Бу хәсрәтне ялгызым гына күтәрә алмый идем. Улымны тапканнан соң, ун ел икенче баланы алып кайта алмадым. Әти-әнием Аллаһтан миңа бала бирүен сорап гел догада булдылар. Ун елдан соң могҗиза белән кабат әни булдым. Хаҗга барып әти-әниләргә догалар кылып кайтуым кызым өчен рәхмәтем. Ләйсәнемә әтисенең чалымнары, оештыру сәләте, минем тырышлык, икебезнең дә тормышны яратуыбыз күчкән, – ди Алсу апа.
Ләйсәне ун ел “Идел” яшьләр үзәге директоры булып эшли. Яшьләрнең әйдаманы була. Бүгенге көндә “Татмедиа” җәмгыятендә PR директор. “Татмедиа”дагы бөтен оештыру эшләре аның җилкәсендә. Тормыш иптәше белән бер малай үстерә.
– Әни үз әти-әниләренә рәхмәтле булса, мин үз әти-әниемә рәхмәтле. Әни мине эшкә, тормышта югалып калмаска өйрәтеп үстерде. Сабырлыкка өйрәтүе бу тормышта иң үтемле киңәше, – ди Ләйсән.
Алсу апа бүген Ләйсәненең барлыгына, оныкларының уңышына сөенеп, Аллаһка шөкер итеп яши.
Комментарийлар
1
1
0
Матур язма
0
0