Махсус хәрби операция зонасында Разил Фәрит улы Адиев һәлак булды.
Күпме кеше гомерен саклап калуны, ил язмышына үз өлешен кертүне изге бурыч итеп санап, Туган илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән егетләрнең берсе ул.
Теләсә нинди шартларда
«Без сугышта яралылар бәрабәренә җиңдек». Бөек Ватан сугышы турындагы бу гыйбарәне Советлар Союзы Маршалы Рокоссовский әйткән. Көчле яңгырый, ләкин бу чыннан да шулай. Берлинга килеп җиткән солдатларыбызның күбесе яраланган, контузия алган, ләкин кире окопларга кайткан. Хәзер махсус хәрби операция вакытында ак халатларын яшел тимгелле киемгә алыштырган медикларыбыз әби-бабаларының батырлыгын кабатлый, ут астында яралыларны коткара, беренче ярдәм күрсәтә.
«Бальзам» позывноен алган Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туып-үскән Рәзил Адиев махсус хәрби операция зонасында бер елга якын фельдшер булып хезмәт иткән. Аның җилкәсендә - Ашыгыч ярдәм бүлегендә һәм Казанның танылган хастаханәсендә хезмәт юллары, моннан тыш дистәләгән штурм, дистәләгән коткарылган яралылар.
Беренче тапкыр кайнар ноктага Рәзил хезмәттәшләре белән бергә 2022 елның башында барган. Луганск һәм Донецкта хезмәттәшләре белән иңне-иңгә куеп декабрь ахырына кадәр эшләгән ул. Менә шул дәвердән бирле махсус хәрби операция зонасына китү, алгы сызыкта яралыларга ярдәм итү теләге тынгы бирмәгән аңа.
– Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләгәннән соң инде берни дә куркыныч түгел, дип әйтә иде туганым, – ди Рәзилнең ике туган энесе Айнур Яруллин.
Табибның штурм отрядында эше бик үзенчәлекле. Беренче ярдәмне медик турыдан-туры яу кырында күрсәтергә тиеш. Әгәр эвакуация төркеме яралыны медикларга кадәр 150-200 метрга тылга чыгара алмаса, медиклар үзе «кызыл зона» га барырга тиеш. Моннан тыш, медикларны каршы якның снайперлары да нык аулаган, шуңа үтә дә саклык белән эш итәргә туры килгән Рәзилгә. Җир өслегенә бик сирәк кенә, гадәттән тыш хәл вакытында гына чыккан. Гадәттә, медиклар төнлә, яки хәрбиләр үзләре әйтүенчә, эңгер-меңгер вакытта гына эшләгән. Әмма алгы сызыкта окопларда медвзводтан берәрсе һәрчак кизү торган, берәр хәл була калса, яраланган егетләребезне блиндажга алып кереп, тиз генә ярасын бәйләргә, аякка бастырырга. Медик һәрчак кыл өстеннән йөри. Бу хакта да белгән Рәзил. Тик иптәшләренең гомере кыл өстендә булганда, окоп эчендә ята ала димени ул.
Үз-үзен аямый Бальзам
Безнең егетләрнең һөҗүмгә күчеп, каршылык күрсәтеп алга таба баруы рота, взводтагы һәркем өчен дә көтеп алган иң зур куаныч ул. Безнекеләр алга таба бара, җиңүгә таба!.. Уңышлы тәмамланган һәр штурмда медиклар да лаеклы өлешләрен кертә. Кайчагында әнә шулай ялсыз-йокысыз яралыларга ярдәм итү атналап та сузылган, ләкин сыкрану юк, чөнки башкача ярамый, күзеңә мөлдерәп караган яралы иптәшеңне коткарырга кирәк, аяктан егылырлык булып арылса да түзгән Бальзам. Егетләрне үлем тырнагыннан ничек тә йолып калырга кирәк, әнә шуңа үз-үзен аямый Бальзам. Ничек кенә авыр булмасын, елмаеп эшен дәвам итә. Үзе дә күпме тапкыр исән кала дроннар һөҗүменнән. Әнисенең догалары саклап йөрткәндер аны... Һава торышы көйсезләнгән вакытта дроннар очмый диярлек, егетләр бераз вакытка булса да ял итеп, сулыш ала. Әмма озакка түгел. 2025 елның 5 мартында дрон һөҗүме аркасында Рәзилнең гомере өзелә... Иптәшләре бу коточкыч хәбәргә ышанмый, күпме егетләрнең гомерен саклап калган егет бер дә үлмәс кебек тоелган аларга.
«Үзегез укыгыз»
– Мин 1982 елгы, энем 1989 елгы, – ди сөйләде безгә каһарман егетнең апасы Рузилә Зарипова. – Әниебез Ризидә, әтиебез Фәрит исемле. Икесе дә шул авылныкы. Рәзил кечедән бик нык тыйнак, сабыр бала булып үсте. Кечкенә чагында да аны индия малае дип йөртәләр иде. Мәктәптән соң юлын төзелеш белән бәйләргә бик теләде ул, әмма әни, апалар аңа үз киңәшләрен бирде. Чөнки әни ягыннан барысы да диярлек медиклар. Шуңа Яшел Үзәндәге медицина көллиятенә укырга керде. Күрәсең, уку авыр булгандыр инде, әнигә кайта да: «Үзегез укыгыз», дип әйтә иде. Холкы буенча аз сүзле иде, Казанда берничә атаклы хастаханәләрдә эшләде. Горурлана идем аның белән, ак халаты үзенә бик килешеп тора иде.
2024 елның җәендә гаиләсе белән ялга кайтканда Рузилә соңгы тапкыр күрешә энесе белән. Рәзилнең тормыш иптәше Рәшидә белән Казанга китеше була. Хәтта тиздән кайнар ноктага китүен дә белдерми апасына.
– Әнигә дә махсус хәрби операция зонасына китүен әйтмәгән. Китәр көнне генә шалтыратып хәбәр итте. 2022 елда эшеннән командировкага барган иде, шуннан бирле яу кырына китү теләге тынгы бирмәгән аңа. 2024 елда үзе белән бергә эшләүче Рәшидә исемле яшь, мөлаем кыз белән никахлашкан иде. Язмыштыр инде, өч ай гына бергә яшәп калдылар, – дип искә алды Рузилә.
Казанда «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәтне рәсмиләштерү үзәге белән килешү төзегән Рәзил. Бер ай Самарада укулар үткән. Шуннан бирле гел алгы сызыкта, яралыларга медицина ярдәме күрсәткән.
– Апасы малайлар кебек шук, кечесе тыйнак, тәртипле булып үсте, нәкъ кызлар кебек, – дип күз яшьләре аша аралашты Ризидә апа Адиева. –Бер шуклыгын да хәтерләмим. Кеше белән низагка килмәде, бөтен кешене яратты аны. Үзенә булмаса булмады, әмма башкаларга ярдәм дигәндә, беренче булды. Медицина өлкәсендә дә төрле авыр юнәлешләрдә эшләде. Хәтта алгы сызыкта вакытта да Рәзил миңа җае булган саен смс яза, шалтырата иде. Иртә, кич: “Әни, хәерле иртә, ничек хәлләрегез?”, дип яза. Беркайчан да үзенең кайдалыгын әйтмәде. Соңгы тапкыр 4 март көнне сөйләштек. Беренче никахыннан туган оныгыбыз Ралинә тач әтисе инде менә. Каникулларда барып алабыз, китереп куябыз. Әтисенең истәлеге.
Кара хәреф белән язылган сүзләр
Аннан соң озак вакыт көтү. Көн дә телефон шалтыраган саен дер селкенеп китү... Май аенда район хәрби комиссариатыннан хәбәр килә. Куанычлысы урынына кара хәреф белән язылган сүзләр. Һәрвакыт Җиңү белән кайтам дип тәкрарлаган улларының бу дөнья белән хушлашуын ышанмый әти белән әнисе.
Рәзилне дәү әтисе белән дәү әнисе янында Олы Ачасыр зиратында 3 июнь көнне җирләделәр. Кыю егетне озатырга килгән кешенең иге-чиге юк иде. Яу кырыннан кыска вакытлы ялга кайткан рота командиры да “Бальзам”ның юклыгына ышанасы килмәвен ассызыклады.
– Гел алга ыргылды ул, нинди генә авыр яралы булмасын, “Бальзам” булышырга ыргылды. Исеме дә җисеменә туры килеп тора бит, күп егетләргә ярдәм итте ул. Әти-әнисенә шундый курку белмәс, кыю ул үстергәннәре өчен мең рәхмәт. Мәңгегә яшь, мәңгегә безнең йөрәкләрдә син “Бальзам”, – диде хәрби.
Казанда 7нче номерлы хастаханәнең рентген-диагностика бүлеге рентгенолаборанты булып эшләгән Рәзилне соңгы юлга озатырга каладан хезмәттәшләре дә килгән иде, аларның һәркайсы аны бик җаваплы, сабыр, итәгатьле, ярдәмчел булуы турында сөйләде. Пациентлар белән дә уртак телне тиз тапкан ул.
– 2022 елны без аның белән Луганскка командировкага баргач таныштык. Шул дәвердән бирле ул махсус хәрби операция зонасына медик буларак китәргә хыялланды. Мин монда тора алмыйм, ничек тә ярдәм итәсем килә дип гел әйтә килде. Чын патриот, шуңа әлеге адымга баруы, геройларча һәлак булуы һәркем өчен үрнәк өлгесе булып тора. Эштә кемнән генә сорама, һәркем елмаеп торган Рәзилне белә һәм хөрмәт итә, – дип сөйләде безгә аның хезмәттәше Искәндәр Нурмиев.
Рәзилнең беренче тормыш иптәше Аида кызлары Ралинаның әтисе белән бик нык горурлануын әйтте.
– Тормыш юлларыбыз аерылды, язмыштыр инде, әмма ул кызы өчен үлеп торды, – дип сөйләде ул. – Иң кыйбатлы бүләкләр Ралинәдә булды. Тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратма, ул кызы дигәндә килеп җитә иде. Аерылышуыбызга карамастан, без аның белән дус булып кала белдек. Аның белән иң җылы хатирәләр генә истә. Беренче танышуыбыз әле дә истә. Дуслары белән Бәчек авылындагы күлгә су коенырга килгән иде. Үзем беренче булып сүз каттым, танышып киттек. Мин дә белемем буенча медик. Безне эшебез дә берләштергәндер. Өч ел буе очрашып йөргәннән соң өйләнештек, җиде ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Бик матур мәхәббәт тарихыбызның соңгы бите шулай ябылды. Ралинәбез өчен аңа бик рәхмәтлемен. Без аның белән горурланабыз. Иң авыры кызыбызга әтисенең үлеме турында әйтү иде.
Гөлүсә Гыйльматдинова бәете:
Хезмәттәшебез, дустыбыз Рәзилнең якты истәлегенә…
Үз теләгем белән киттем,
Күңел никтер ашкынды.
Тынычлык таба алмыйча,
Әллә кая талпынды.
Газиз әти-әни, апам,
Бик сагынырсыз мине.
Таң җиле булып исәрмен,
Күрешә алмабыз инде.
Кызым минем, зур үскәнем,
Әтисез калдың инде.
Төшләреңдә генә, бәлкем,
Сөеп назлармын сине.
Эштә һәрчак тик елмаеп,
Ягымлы була белдем.
Тавышымны күтәрмичә,
Матур сөйләшеп йөрдем.
Барыгыз да сагынырсыз,
Бик юксынырсыз мине.
Гомерем яшьли өзелде,
Бернишләп булмый инде.
Кыска гомер насыйп булган,
Булмый берни эшләтеп.
Язмыш уен түгел шул ул,
Булмый аны үзгәртеп.
Һәммәгезнең күңелендә
Елмаеп истә калыйм.
Догадан калдырмагызчы,
Аның әҗерен алыйм.

.jpeg)

Комментарийлар