Махсус хәрби операциядә катнашып аяксыз калган Илназ Гаптрахмановның үҗәтлегенә, көчле рухына сокланырлык.
2023 елда махсус хәрби операция барышында бер аягын югалткач та, сынауларга бирешми ул. Ун операция кичерә.
Илназ хәзер Чаллыда яши. Инвалид калгач та, кул кушырып утырмый, өйдә эшләмәгән эше юк. Егет Арчада Миләүшә һәм Ленар Гаптрахмановларның ишле гаиләсендә 2001 елны беренче бала булып дөньяга килгән. Аннан соңгы өч энесе һәм сеңлесе өчен ныклы терәк, киңәшче, дус булган. Хәзер дә шулай ул.
– Соңрак без Югары Курса авылына күченеп кайттык, – дип таныштырды үзе белән кыю егет. – Тугызынчы сыйныфтан соң Үрнәктәге авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга кердем, тик тәмамламадым. Тракторист-машинист булып эшли башладым, әти-әнигә дә ярдәм итәргә кирәк. 18 яшь тулгач армиягә повестка килде. Бер ел Оренбургның Тоцк шәһәрендә урнашкан ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Шуннан соң әтием белән йортлар, фатирлар төзекләндерү эшенә кереп киттек. Әтием 2023 елда фаҗигале төстә һәлак булды. Аны гаиләбез белән бик авыр кичердек.
Шул ук елның җәендә Илназ үзенең алдагы тормыш юлы өчен ныклы карарга килә. Махсус хәрби операциягә контракт төзеп китәргә. Якыннарына берни белгертми. Чөнки белә - әнисе үгетлиячәк. Ә егет сүзе бер була.
– Башка егетләр барды бит, нинди кыюлыклар кылалар. Димәк, мин дә булдырам дидем. Мине "Шторм V" бригадасына билгеләделәр. Ике атна уку булды, - Биредә Илназ бераз тынып калды. - Ә аннан "передок"ка. Мин снайпер идем. Һәрчак алгы сызыкта. Авдеевканың иң хәтәр участокларында эшләдек. Абыйларның теләктәшлеген гел тоеп, сизеп тордым. Анда дуслык җепләре ныклы. Гади тормышта андый дуслык юктыр ул.
Махсус хәрби операция зонасында Илназ ярты ел хезмәт итеп кала. 2023 елның октябрь аенда задание вакытында өсләренә дроннан снаряд төшә...Егетнең гомере өчен хәлиткеч көрәш башлана.
– Госпитальгә алып киттеләр. Сул аягымны ампутацияләргә туры килде. Наркоздан уянгач, аягым юклыгын үзем белдем, – ди сабыр гына Илназ.
Аягын югалтса да, язмышына үпкәләми. «Берәү дә гаепле түгел, язмышыңа ни язган бит! Димәк, шулай язгандыр», – ди Илназ. Ул чакта төп терәк – гаиләсе булган. Туганнары, дуслары гел янәшәсендә. «Мондый авыр хәлдә калган чакта үз-үзеңә бикләнергә ярамый, аралашырга, якыннарың ярдәменә таянырга кирәк икән», – ди Илназ.
Май аенда Илназ сөйгәне Зилә белән никахларын рәсмиләштергән. Интернет таныштырган аларны. Яшь парның туйларында вальс биюе күпләрне сокландырган.
– Тормыш иптәшемә 19 яшь. Хәзер без Чаллыда яшибез. Планнарыбыз зурдан. Бар да әйбәт булыр, боерса. Әлегә эш эзлим, – дип хыялы белән уртаклашты егет.
Илназның әнисе Миләүшә апаның ныклыгына да таң калырлык. Биш баласын берүзе аякка бастырыр өчен көч-куәт табарга да кирәк бит әле.
– Төп таянычым – балаларым, – ди ул. – Алар миңа төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. Илназ, кызым Алинә техникумда укуын тәмамлап хәзер сәүдә өлкәсендә эшли. Альмир җиденче сыйныфка бара, Ильяс-дүртенче сыйныфка. Төпчегем Риназ быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Үзем җирле хуҗалыкта савымчы булып эшлим.
Олысы Илназның Россия Кораллы Көчләре белән контрактка имза куюы турында әни кеше соңрак кына белә. Гәрчә моңарчы егет әнисенә нияте турында сүз катып карый, әмма әнисе ризасызлыгын белдерә.
– Яшергән миннән ул аны, – ди Миләүшә апа. – Китүе турында да дусты гына хәбәр итте. Аңа ул вакытта егерме ике яшь иде. Көн дә ут йотып торулар башланды. Тиешле урынга барып җиткәч, Илназ үзе шалтыратып хәбәр итте. Өйрәткәннәр аларны. Шуннан соң – алгы сызыкта хезмәт итү. Менә шул арада юкка чыкты ул. Ярты елдан соң телефонга көткән шалтырату керде. «Әни, мин госпитальдә, аякларымны сизмим», диде ул. Тагын юкка чыкты. Күрәсең, кыр госпиталендә булгандыр инде. Әле бит андый вакытта кая барырга, кемнән сорарга дә белгән юк. Күпме вакыт үткәндер, аймы, атналармы, хәзер хәтерләмим. Борчылулар белән онытылган, Илназ чит номердан шалтыратып аягын кисүләрен хәбәр итте. «Мин Донецкта, каядыр күчерәчәкләр тагын, килсәгез дә, тапмаячаксыз», диде улым. Шул дәвердән бирле әллә ничә госпитальгә күчергәннәр, чөнки яралары шактый җитди булган. Әллә ничә госпитальдә дәваланып та алга китеш тапмагач, Санкт-Петербургтагы хәрби госпитальгә күчергәннәр. Кыр госпиталендә үк булган вакытта әле яраланган сул аягына инфекция кереп сепсис башланган. 10га якын операция ясаганнар.
Илназ Питердагы хастаханәдә дәваланган вакытта 2023 елның декабрендә янына әнисе белән сеңлесе дә килә. Газизенең ябыгып, сулыгып беткәнен күргән әни кеше чак кына хушын җуеп егылмый.
– Аңа карарлык түгел иде, – ди Миләүшә апа. – Ябыгып, сөяккә генә калган. Улым янында ике атна булдык. Каны зарарлана башланган. Хәтта берничә тапкыр донор каны салып каннарын чистартырга туры килгән. Күпме ай дәваланганнан соң, 2024 елның февралендә Казанга самолет белән кайтты ул. Без каршы алырга бардык. Башка бервакытта да аякка басмаячакмын бит инде мин, дигән төшенкелеккә бирелү булмады аңарда. Кыенлыкларны уза-уза, акрын гына алга атлый башлады. Өйдә дә ашарга пешерә, савыт-саба юа, җыештыра, хәтта идән дә юа ул.
Яу кырында күргәннәрен беркемгә дә сөйләми Илназ. Әнисенең бертуган энесе белән генә уртаклаша андагы хәлләрне. Борчырга теләми.
– Штурмга кергәндә алар 19ау булган. Шактыйлары яраланган. Үлүчеләр дә бар. Улым өстенә дрон төшкәч тә, командиры аны яу кырында ташлап калдырмыйча, әллә ничә чакрым юлны үтеп, тоташ ут астында җилкәсенә салып алып чыга. Бик рәхмәтле без аңа. Тик исәнлеген генә белмибез. Элемтә юк, – ди Миләүшә апа ул көннәрне искә алып. – Киленем Зилә – кыю кыз. Алар интернет аша танышкан. Озак аралашмадылар да, Илназ үзен Чаллыга илтеп куюын сорады. Машинам белән озаттым. Анда бер атна фатир арендалап яшәде. Аннан соң тагын бер тапкыр илттем дә, өченчесендә инде кыз сорарга бардык. «Мин өйләнәм», диде. Каршы килмәдем. Әти-әниләрем дә оныкларының ниятен куәтләде. Май аенда зурлап туй үткәрдек. Аларның вальс биюләрен карамаган кеше калмаган. Ике як өчен дә алар бик газиз. Бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшәсеннәр. Ак юллар аларга.
Илназга чит илдә җитештерелгән яңа протезлар биргәннәр. Нәкъ шул «тимер аяк» егеткә кабат аякка басарга ярдәм иткән дә инде. Заманча протезлар инвалидларга сәламәт кеше кебек үк хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Кеше хәтта сикерә, йөгерә, велосипедта йөри ала. Протез программалаштырылган. Интернет аша ул телефонга тоташтырыла, шул рәвешле телефон аша аның белән идарә итеп була. Илназ яңа протезлардан канәгать. «Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чынлап та бик кирәкле, файдалы алар. утырганда, баскычтан төшкәндә дә мондый протезлар җайлы. Ул робот кебек. Протезда кискен туктату функциясе дә урнаштырылган», – ди егет.
Егетнең дәһшәтле яу кырыннан исән калуы, әллә ничә операцияләр кичерүе, авырлыклар булса да тормышта үз урынын табуы, сау-сәламәт кызга өйләнүе чын могҗиза бит. Яшьләргә тормыш йөген тигез тартып янәшә атларга, калкан сыман бер-берсен җил-янгырдан ышыклап сакларга язсын.




.jpeg)
.jpeg)


.jpeg)

.jpeg)

Комментарийлар