16+

”Ән- нә-әй! Ба-та-а-ам! - дигән нечкә тавыш ишетелде

Ферма мөдире Халисәнең теленә шайтан төкергәндер, билләһи. Берсеннән берсе зәһәррәк сүзләрне каян гына табып бетерәдер?

”Ән- нә-әй! Ба-та-а-ам! - дигән нечкә тавыш  ишетелде

Ферма мөдире Халисәнең теленә шайтан төкергәндер, билләһи. Берсеннән берсе зәһәррәк сүзләрне каян гына табып бетерәдер?

Тирги башласа, тын алырга  ирек бирми, әйтерсең, пулеметтан сиптерә. 

Яңа бозаулаган пырдымсыз тана имчәгенә саву аппараты стаканын  җитез генә “каптыра” алмавы өчен, ярты ел элек кенә Чыбыклыга килен булып төшкән, кызыклы кала тормышыннан сүлпән-салмак сала көнкүрешенә авырлык белән ияләшә башлаган Тәнзиләгә ул бүген әйтмәгәнен калдырмады. “Җебек, черек кул, адәм имгәге, кала хәчтерүше, әләмәтрәк”, - дип, бөтен кеше алдында күрәләтә бичараның йөзен ертты. Гарьлегеннән тамагына ачы төер тыгылган, өлгергән шомырттай чем кара күзләре яшь белән тулган унтугыз яшьлек Тәнзилә, җан әрнүенә тешен кысып түзде, әмма мөдиргә  каршы сүз әйтмәде, башкалардан калышмаска тырышып, башын аска иеп эшләвендә булды.

Камыштай нечкә билле, су сөлегедәй озын буйлы, сөйкемле яшь хатын, иртәнге савым тәмамлангач, тынчу мал абзарыннан җәлт кенә саф һавага  чыгып, калку күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Кәефсез күңел, чытык йөз белән каенанасы янына кайтып керәсе килмичә, ду килеп гөрләшә-көлешә авыл ягына юл тоткан хезмәттәшләре төркеменә  кушылмады. Беркадәр арткарак калып, көләч апрель кояшы нурларында коенган, өстеннән пар күтәрелеп торган ямь-яшел уҗым басуы өстенә томырылып  карады. Калага илтүче асфальт юлга күз ташлагач, үз әти-әнисен сагынып, авыр көрсенеп куйды. Язгы шаян җил, Тәнзиләнең  күңелен күтәрергә теләп, уңган  киленкәйнең яшел мохер җептән  үзе бәйләп кигән юка башлыгы астыннан ташып чыккан тыңлаусыз чәч алкаларыннан сыйпап үтте. Юмарт кояшның җемелдәвек нурлары, уйнаклап, аның алсу бит очларыннан, җиләк иреннәреннән  назлап үпте. Шул мәлдә хатынның килешле төз борынына әллә кайдан баллы тал песие исе килеп бәрелде.

Балачагында, авылда көн күрүче дәү әниләренә язгы каникулда кунакка кайткач, күрше кызы Илһамия белән  Баллы чишмә буена төшеп, тәмләп тал песие суырган чаклары келт итеп исенә төште. Ай-һай тәмле иде соң бал исе аңкып торган ул сап-сары песиләр! 

Тәнзиләнең, авырга узып, яңа гына ризык талымлый башлаган мәле, шунлыктан авызына төче су килде. Әлегә көмәне ят кешегә беленми беленүен, киленбикәнең яңа халәтенә ияләшеп маташкан чагы. Бу серне җан сөйгәне, тиң яры Таһир белән икесе генә белә, дип уйлыйлар. Яшь гаиләнең сөенечтән күкнең җиденче катына ашкан бәхетле мизгелләре. Каенанасы Тәгъзимә, киленендәге уңай үзгәрешне сизсә дә, яшьләр үзләре бу хакта хәбәр иткәнче, белмәмешкә салышып, оныгы туачагына эчтән сөенеп, ягымлы елмаеп, назлы җыр көйләп йөри. 

Хатынны яшь боланныкыдай җитез аяклары кай арада су буена  алып төшеп китте. Тәнзиләнең  исәбе елгачыкның Чулпан инешенә койган төшендәге асылмалы тар басма аша аръякка чыгып, тал песиләре җыеп керү иде. 

Ярга якынлашуга, ул гаҗәпсенеп, күзләрен зур итеп ачты. Менә сиңа мә! Дәрья дисәң дә дәрья! Язгы ташу суы Җиләкле тугайны, әрәмәлекне  басып алган. Ә асылмалы күпер кайда? Әнә ич, субайлары тырпаешып тора. Димәк, бозлар актарылып акканда, басманы аямаган, дәһшәтле көч белән  ватып-җимереп, аның  калын борысларын, шома такталарын агызып киткән. Тәнзиләгә кире борылудан башка чара калмады. 

Яр өстенә менеп җитәм дигән мәлдә, аның колагына аерымачык булып: ”Ән- нә-әй! Ба-та-а-ам! - дигән нечкә тавыш  ишетелде. Хатынның тәнен ток тоткандай булды. Өч-дүрт  яшьлек сабый бала тавышы! Юкка гына бала-чага  димиләр. Кайсы тыңлаусыз малай актыгы иртә таңнан ферма юлыннан бирегә чаклы менгән дә,  башына бәла эзләп, су буена төшкән? Кемнең кадерлесе  тешеңне сындырырлык салкын язгы су эчендә  ярдәм көтеп чәбәләнә? Хатын, җан фәрманга чабып килде дә, курткасы белән бутыйларын як-якка селтәп ташлап, тайгак ярдан аска томырылды. Чоңгылга эләгеп, калкавыч сыман  бата-калка үлем белән көрәшкән  нәни малайны зәңгәр курткасының капюшоныннан эләктереп алып, аркасына ятып, яр кырыена таба йөзеп китте. Нарасыйның гомере бетмәгәнгәдер күрәсең, исән-имин чыгып җиттеләр. Бәхеткә Тәнзилә бик шәп йөзә иде. Казанда яшәгәндә, ун елдан артык бассейнга йөрде, күп ярышларда җиңү яулады. 

Өс-башы манма су булган бала да, хатын үзе дә дер-дер калтырый иде. Тәнзилә ялт кенә резин бутыйларын киде, тешләре тешкә тими барабан каккан, иреннәре зәңгәрләнеп каткан, тәмам бөрешеп килгән, юеш балчык өстендә шыңшып елап утырган  баланы үзенең  коры  курткасына төрде. Җәлт кенә күтәреп алып, кочагына кысты. 

- Елама, алтыным! Котылдык! Безгә хәзер тизрәк авылга кайтып җитәргә кирәк! Юкса, салкын тидерәчәкбез, - дип, пычрак юлны ярып, җан фәрманга  алга ыргылды. Ярты сәгать чамасы йөгергәч, тәненнән пар күтәрелгән  хатынның эченә кату чыкты, сулуы капты. Тын алырга туктагач, муенын ике кулы белән ныгытып кочаклаган почык борынлы, сипкелле битле, яшькелт күзле, җирән чәчле  сабыйның  кабартма битеннән чупылдатып үбеп алды. 

- Исемең ничек соң, батыр җегет? Син кем малае? – дип елмайды. 
 Коткаручысының җылы  кочагында бераз хәл кергән “егет кисәге” ялындырып тормады, нәни тел очын мәзәк кенә алга сузып, “с” авазын  сәлпеләндереп, әмма чатнатып:

 - Минсәлим. Халисә әннәнең тәти манае! - дип җавап бирде.

Хәмидә Гарипова. Казан   

   
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading